Мослим

Бәхетле булу кыенмы?

Һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Ә иң ышанычлы сыеныр урын - ул гаилә. Көнозын хезмәттә булган адәм баласы гаилә ышыгында, аз гына булса да, ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Чөнки анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Ни куаныч, Шуганка авылында да сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан без, Шуганка авылы китапханәчесе Илүсә Исламова һәм мәдәният йорты директоры Тәбрия Сәетгалиева авылның ихтирамга лаек гаиләсе Фазуллиннарда булдык.

Актаныш егете Дәхлүл Әтнә кызы Мәсхүдәне Казанда Сабантуйда күрә. 1973 нче елның 22 декабрендә яшьләр никахларын законлаштыралар. Гаилә Мөслим районының яңа төзелеп килгән "Шуганка" хуҗалыгына килеп төпләнә. Дәхлүл - зоттехник , Мәсхүдә укытучы булып эшли. Авылда аларны бик хөрмәткә лаек, ярдәмчел, үрнәк гаилә буларак бәялиләр. Фазуллиннар бер кыз, бер ул үстерәләр, өч оныклары бар. Балалары, әти-әниләренә ошап, хезмәт сөючән, оста куллы, ачык йөзле; үз нигезләре белән яшәсәләр дә, төп йортка еш кайталар, олы эшләрне бергәләп эшлиләр.

Без килгәндә уллары Наил, мичен дә үзе эретеп-ябыштырып, әтисе белән мунча эшлиләр иде. Ялынып керәсе дә, кеше эшләгәнен көтеп торасы да юк, бар эшне дә белә куллары. Бакчаларында җиләк-җимеш өлгереп килә, умарталары дистәдән артык, бар җирдә - тәртип, төзеклек.

Киң күңелле хуҗалар безне өйнең түренә чакырды. Әңгәмәбез гаилә, аның кыйммәте, аерылышу проблемасы турында барды. "Бүгенге көндә гаилә кирәк дип саныйсызмы?" - дигән сорауга гаилә башлыгы болай дип җавап бирде: "Бик кирәк. Бу заманда ялгыз башыңа бик авыр дип саныйм. Киңәшергә, эшне бергәләп эшләргә парлы булып яшәү кирәк". "Гаилә тату булсын өчен бер-береңне ярату гына җитәме?" дип сорагач, хуҗабикә "Беренче чиратта ярату кирәк. Аннан соң - бер-береңне хөрмәт итү, юл куя белү. Дөнья булгач, төрле хәлләр була, шундый вакытта сабыр булырга , бер-береңә авыр сүзләр әйтмәскә кирәк. Аннан бар да җайлана. Гаиләнең тату булып яшәү сере шундадыр дип уйлыйм!" - дип җаваплады. Дәхлүл абыйга "Хатын-кызның чибәр булуы сезнең өчен төп рольне уйныймы?" дип кызыксынуыбызга: "Матурлык туйда гына кирәк дисәләр дә, матурны күргәч, күзгә рәхәт булып китә. Хатын- кызларыбыз гел матур булсыннар, үзләренең эчке һәм тышкы гүзәллекләрен сакласыннар. Без аларны бик яратабыз!" диде. Ә Мәсхүдә апа тормыш иптәшенең иң уңай сыйфатын "Мәрхәмәтле ул!", дип бәяләде.

Фазуллиннар яшьләргә шундый теләк-тәкъдимнәрен җиткерде: Балалар, бервакытта да әти-әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күңелләрен төшермәгез, сүзләрен тыңлагыз, ярдәм итегез. Һәрчак олылар белән киңәшегез, аларның тормыш тәҗрибәсен үзегезгә өлге итеп алыгыз. Зур үскәч тә, инде үзебез ата-ана булгач та, безгә әти-әниләр кирәк. Ислам дине дә ата-ананы һәм беренче чиратта ананы хөрмәт итәргә өнди. "Җәннәт аналарның аяк астында" диелә хәдистә. "Ата-анага "уф" диеп тә әйтмә" диелә. Бу сүзләрне истән чыгармагыз. Гаиләләргә иминлек, саулык-сәламәтлек, озын тигез гомер телибез. Балалары, оныклары, якыннары белән куанычлы көннәрдә генә яшәргә язсын.

Менә шундый ныклы, үрнәк гаилә яши Шуганкада. Без аларга озын гомер, сәламәтлек теләдек, шушы көннең символы булган ромашка чәчәкләре бүләк иттек.

Гаилә татулыгы белән көчле, ди халкыбыз. Гаиләләр нык, тату, сәламәт була икән, безнең бүгенгебез матур, киләчәгебез тыныч, дигән сүз.

Илүсә Исламова.

Шуганка авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: