Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхет өчен һәр кешегә гаилә кирәк

Гаиләне җылы учак белән чагыштыралар. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була диләр. Тихния һәм Муллашәех Галиевларның да йортыннан бөркелгән җылылыктан нур сибеләтирә-юнгә дияр идек.

Яңа Сәет авылында гомер итүче әлеге гаилә Әлмәт, Актаныш, Түбән Кама шәһәрләреннән тәрбиягә биш бала алган. Үз әти-әниләре булып та, гаилә җылысына сусаган һәм язмыш камчысын шактый татыган биш сабый шушы гаиләдә аңлау, наз, ярату тапкан. "Үз балаларыбыз үсеп, төрле якларга таралгач, йортыбыз бушап калган кебек тоелды. Иң беренче килгән уй - тәрбиягә бала алырга кирәк дигән булды. Муллашәех белән киңәшләштек тә,Түбән Кама шәһәрендәге балалар йортына кузгалдык. Анда безгә тәрбиягә алырга тәкүдим иткән малайны җитәкләп алып чыктылар. Артурыбыз 10 яшендә нибары 19 килограмм гына иде! Без алырга килгәч, күзләрен мөлдерәтеп карап тора. Без дә аннан баш тартсак, нәрсә булыр. Сабый язмыш тарафыннан болай да кыерсытылган бит инде дип, сәламәтлеге мактанырлык булмаса да, безгә җаны-тәне белән тартылган малайдан баш тартмадык", - дип искә ала Тихния апа. Әти-әни назы күрмәгән, гаилә төшенчәсен гомумән аңламаган Артур Галиевларда күзгә күренеп тернәкләнеп китә. Муллашәех абый аны Тойгельде коррекция мәктәбендә укытуга да теше-тыргагы белән каршы була. Шулай итеп, Артур мәктәптә башка балалар белән бергә белем алып, бүгенге көндә райондагы аграр көллият филиалында укуын дәвам итә. "Артурның аягы җиңел булды", - ди Муллашәех абый. Иске Карамалыдагы "Наз" приютыннан бертуган Иван белән Антонны да алып кайта алар. Гаиләгә тәрбиягә бирелгән әлеге бертуганнар авыл тормышы белән таныш булмауларына карамастан, авылны да, татар телен дә бик тиз үз итәргә өлгерә. Муллашәех абый һәм Тихния апа ярдәме белән алар укуда да,

өй эшләрендә дә сынатмыйлар. Ишегалды тутырып кош-корт, мал-туар караучы Галиевлар бер йодрык булып яшәүләре белән үрнәк булып тора. "Безнең әти кебек әти дә, безнең әни кебек әни дә башка юк! Озын гомерле генә булсыннар берүк!" - дип саф татарча әйткән үсмерләргә сокланып кайттык. Рус милләтеннән булганнар димәссең дә! Бергәләп бәйрәмнәр үткәрү, табигать кочагына чыгу, мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашу мизгелләре гаилә альбомында урын алган. Һәр фотосурәтне үзгә бер җылылык белән карап, "әнием", "әтием" дип өзелеп торган тагын бер кыз белән бер малай бар әле бу гаиләдә. Бертуган Йолдыз белән Илфарны да алар Түбән Кама шәһәреннән алып кайтканнар. "Өч малаебыз янына тагын бер кыз булса, сиңа ярдәмче дә, киңәшче дә булыр иде дигән сүзе җитте Муллашәехнең, бардык та, алып та кайттык", - ди Тихния апа. Йолдызның бертуганы Илфарны аерып калдырмадык, бертуганнарның канатын каерырга ярамый. Тәрбиягә алган бертуган Иван белән Антоннан да ныграк көчле аларда туганлык җепләре, бер-берсе өчен үлеп торалар, ди Муллашәех абый.

Бу гаиләдә тәрбияләнүче балалар - иә бәхетле балалар. Галиевлар күрсәткән мөнәсәбәттә бернинди ясалмалык, икейөзлелек, битарафлык юк. Тәрбиягә алынган димәсәләр, бу сабыйларны үзләренеке түгелдер дип һичберкем уйламас. Бәрәкәтле сыйлы өстәл, якты йорт, чиста өс киеме, дөрес тәрбия - балаларга күрсәтелгән җылы мөнәсәбәт менә шушылардан гыйбарәт. Үзләренең бер ул һәм ике кызлары янына кушылган әлеге биш бала: "Без үскәч тә моннан китмибез. Шушы авылда йорт салып, шушында эшләп яшиячәкбез", - дип тора. Шау-гөр килгән ихатага, гаиләнең ныклыгына күзләр тимәсен! Әти-әни сүзен әйтүдән бер генә бала да мәхрүм булмасын иде. Җир йөзендә Тихния апа белән Муллашәех абый кебек кешеләр булганда, үксез җаннар гаилә җылысына тиенеп яшәрләр әле. Гөнаһсыз сабыйларның балачакларын матур, истәлекле итеп, аларга тәрбия һәм белем биргән Галиевларның бу адымы - зур батырлыкка тиң.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев