Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Вәрәштән Сәрвәровларның бәхет ачкычы кем кулында?

"Һәр гаилә - үзе бер кечкенә дәүләт",- дибез. Һәр гаиләнең үз кануннары, үз традицияләре, үз кагыйдәләре бар. Дәүләтләр төрле булган кебек, гаиләләр дә төрле. Иске Вәрәш авылында яшәүче Сәрвәровлар гаиләсенең дә үз традицияләре, үз кануннары. Әлеге дәүләтнең үзенчәлеге шунда: бу гаиләдә өч буын килен, өч буын хатын-кыз дус-тату булып гомер...

Сәрвәровларның йортын озак эзләргә туры килмәде. Урамнан узып баручы бәләкәй генә малай, шуны да белмисезмени дигән кебек көлемсерәп: "Менә бит, апа, шушы йорта яши алар" - дип, капкалары бизәкләп эшләнгән, өлкәннәр әйткәндәй, "дала" хәтле йортны күрсәтте.

Иң өлкән килен Азия апа - Югары Табын авылы кызы. Язмыш юллары аны тормыш иптәше Рәшит абый белән үз авылында очраштыра. Югары Табынга кунакка килгән Рәшит Азияны күрү белән кияүгә чыгарга тәкъдим ясый һәм үзе белән ияртеп кайтып та китә. Өч ул, бер кыз үскән Баһауовлар гаиләсенә килен булып төшә ул. 1957 ел була бу. Башта алар төп йортта яшиләр, соңрак үз куышларын корып, башка чыгалар. Азия апа колхозда хезмәт куйса, Рәшит абый озак еллар коры сөт заводында шофер булып эшли. Шуңа да йорт эшләре, мал-туар карауАзия ап өлешенә тия.Яшь әти-әнине сөендереп, гаиләдә ир бала дөньяга авазын сала. Роберт бүген үзе йорт хуҗасы, гаилә башлыгы.

- Без бит яшьтән эштә чыныккан балалар. Шуңа күрә дә, бер эштән дә курыкмадым, килен булып төшкәч, колхозда төрле эшләрдә йөрдем. Робертым бала чагыннан ук бик тәртипле, тәрбияле булды. Киленем Рәйхан белән 35 ел бергә бик тату, килешеп яшибез. Яшь киленебез Гөлназ килгәнгә дә инде җиде елдан артып китте. Мин үземнең булган бәхетемә сөенеп яшим. Ходайга шөкер, бүген урыным түрдә, балаларым, оныкларым - "әбием, әбекәем" дип, улым белән киленем, "әни" дип өзелеп торалар. Робертым йорт хуҗасы булса да, һәрвакыт минем белән киңәшеп, минем фикеремне тыңлыйлар. Рәхмәт балаларга, - ди бүген 82 яшен тутырган Азия әби.

Урта буын килен Рәйхан исә бу якларга Актаныш районының Татар Суксу авылыннан килен булып төшкән. Берсе - агроном, икенчесе шәфкать туташы һөнәрен үзләштерүче ике яшь йөрәкне Минзәлә шәһәре очраштыра. Яшьләрнең сөенеченә тагын бер шатлык өстәп, укуын тәмамлаган Рәйханны Вәрәшбаш авылына эшкә билгелиләр. Шулай итеп, ике яшь йөрәк әти-әниләре янына кайтып төпләнә. Рәйхан апа, сайлаган һөнәренә тугры калып, 33 ел дәвамында Иске Вәрәш авылында шәфкать туташы булып эшли. Авыл халкы, аны яратып, "үзебезнең Рәйханыбыз", ди. Көнен дә, күп вакытларда төнен дә авырулар янына чыгып китәргә туры килә аңа.

- Чир бит ул синнән-миннән сорап килми. Кеше төн вкытында килә икән, димәк,кемгәдер авыр. Төнлә чакырулар булганда күп вакыт Роберт белән йөрдем. Үзебезнең машина белән авыруларны Мөслимгә дә илтеп, кайчагында таң аткач кына да кайтып керергә туры килде. Ул вакытта әле аның юллары юл төслеме, бер җирдә ут юк. Әмма авыруга тиешле беренче ярдәмне мин күрсәтергә тиеш. Төп йортта яшәгәч, янда әниебез булгач, тыныч күңел белән чыгып китә идек. Әниебез һәрвакыт терәк тә, таяныч та булды. Ә инде бүген килен дә, кайнана да булып яшәвем, бәхетемә тигән өлешем дип йөрим. Чөнки, балаларыбыз "әби" тәрбиясен күреп үстеләр, үзебез дә, бәхетле әби-бабай булып, онык тәрбиялибез, - ди Рәйхан апа.

Роберт абый белән алар өч балага - Айгөл, Равис һәм Зилиягә гомер бүләк итәләр. Балалары, югары белем алып, үз тормышларын корганнар. Ә уллары Равис белән Гөлназның, Сәрвәровлар гаиләсен тагын да тулыландырып, төп йортны бизәп яшәгән көннәре. Яшьләр икесе дә төп йортта яшәүләре белән бәхетлеләр, моның белән бик тә горурланалар.

- Төп йортта ике каенанайга килен булып яшәүнең бер авырлыгы да юк. Киресенчә, без бит көне буен эштә. Без кайтуга тәмле ризыклар пешкән, йорт-җир җыештырылган була. Ә олы эшләрне, барыбыз бергә җыелып, күмәкләшеп эшлибез. Рависның апа-сеңлесе белән электән үк таныш булгач, бу гаиләгә килен булып төшүе мине бер дә куркытмады. Үз әнием дә каенанай белән яшәде, мин үзем дә әби белән үстем. Димәк, азмы-күпме үрнәкне әниемнән дә алганмындыр.Гаилә тормышын башларга җыенучы яшьләргә һәрвакыт акыллы, сабыр булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк, дияр идем. Үзең ягымлылык күрсәтсәң, сиңа карата да шундый караш булачак. Гаилә бәхетенең ачкычы һәркемнең үз кулында, аны югалтмыйча саклау да үзеңә бәйле, - диөченче буын килен Гөлназ.

Чыннан да бәхет ачкычын, бәхетле йортны берәү дә ясап, төзеп бирми. Аны һәркем үзе булдыра. Димәк, бәхет ачкычы - һәркемнең үз кулында. Шушы ачкычны табу гына түгел,югалтмыйча саклау - үзе олы бәхет.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев