Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгеннән республикада мәчетләр ачылды

 Аллаһ йортлары мөселманнарны җомга намазына ачык ишекләр белән каршы ала.

Шул уңайдан Татарстан мөфтие республика халкына һәм имамнарга мөрәҗәгать белән чыкты. Анда мондый юллар бар: “Пандемия бүгенге көндә безнең арада кала бирә, шуңа күрә мәчетләр ачылса да, аларда җәмәгать намазларын уку әлегә берничә шарт белән башкарылырга тиеш. Аллаһ йортлары чир тарату урыннарына әйләнмәсен өчен, ул шартларны үтәү һәрберебез өчен мәҗбүри.

Мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә, намаз вакытында социаль аралыкны сакларга кирәк булачак. Без иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән өлкән булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга тәкъдим итәбез.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама