Мөслим-информ

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 19 кеше короновирустан дәвалана

Коронавирус әлегә чигенергә җыенмый.

Пневмония очракларының көннән-көн арта баруын хәбәр итә табиблар. “Көненә 9-10 кешегә әлеге диагноз куела. Бик авыр хәлдәгеләрне Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрәбез. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 19 кеше әлеге авырудан дәвалана”, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов. Коронавирус әлегә чигенергә җыенмый. Мәкерле авырудан саклану чарасы буларак, табиблар кешеләр белән аралашуны киметергә, халык күп җыелган урыннардан ерак йөрергә өнди. Маска режимын саклау төп таләп булып кала.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: