Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенгә 4211 райондашыбыз тавыш биргән

Россия Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләрне хуплау буенча тавыш бирү 25 июньдә старт алды.

Бүгенге көндә Мөслимдә - 5, авылларда 25 сайлау участоклары эшли. Районның территориаль сайлау коммссиясе рәисе Гөлнара Гайсина хәбәр итүенчә, бүгенгә 4211 райондашыбыз тавыш биргән. (Аларның 30%ы тавышны өйдә биргән).
"Россиянең Төп законына кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү тарихта беренче мәртәбә катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә уза. Шуның өчен ул җиде көнгә кадәр сузылачак. Райондашларыбыз 1 июльгә кадәр иртәнге 8 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр үзләре теркәлгән сайлау участокларында тавыш бирә ала. Коронавируска каршы чараларның барысы да катгый контрольдә алып барыла: сайлау участогына килгәч, кешенең аяк киеме, куллары махсус дизинфекция чаралары белән эшкәртелә. Битлек,перчатка, ручкалар һәркемгә индивидуаль каралган", - ди Гөлнара Рамилевна.
Сайлау участокларына бара алмаганда, өйдә тавыш бирү өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша 
гариза калдырырга яисә сайлау участогына шалтыратып хәбәр итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев