("Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 4 декабрьдә болытлы һава торышы күзәтелә. Күпчелек районнарда кар, җепшек кар, карлы яңгыр көтелә.
Республикада урыны белән буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан көчле, урыны белән секундына 17 метрга кадәр булуы ихтимал. Минималь һава температурасы төнлә 0..-5, көндез максималь температура -3..-2 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, кар көртләре күзәтелә.
Казанда иртәгә төнлә бераз явым-төшем, җепшек кар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, аерым урыннарда кар көртләре күзәтелә. Минималь һава температурасы -0..-2 градус
Нет комментариев