Мөслим-информ

Бүген төнлә һәм иртәгә томан булачак. Юлларда бозлавык

Татарстанның Гидрометереология үзәге бүген төнлә һәм иртәгә томан булачагы турында искәртә. 26 ноябрьдә урыны белән кар һәм җепшек кар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә минус 1 -5 градус, көндез минус 1 плюс 2 градус булачак. Юлларда урыны белән бозлавык. 27 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Һаваның минималь температурасы төнлә 0 минус 5 градус. Көндез максималь температура плюс 1 минус 3 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: