Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

Прокурорларның һөнәри бәйрәмнәре Яңа елга аяк баскан көннәргә туры килә. Шуңа күрә бу дата аларның еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау, узган еллар белән чагыштыру чоры да.

2017 ел дәвамында Мөслим прокуратурасы тарафыннан 650 закон бозу очрагы ачыкланган. Алар законнарның үтәлешенә һәм хокукый актларның законлылыгына кагыла. Алар буенча судка 160 гариза җибәрелгән. Закон бозуны бетерү буенча 331 представление чыгарылган. Вазыйфадагы 381 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Тикшерү материаллары буенча бер җинаять эше һәм 53 административ эш кузгатылган. Закон бозуларның күпчелеге кеше хокуклары һәм иреге белән бәйле. Аларның 179ы - хезмәт хакын вакытында түләмәү, 175е икътисад өлкәсенә кагыла. Гражданнардан кергән 157 мөрәҗәгать каралган. Судларда 106 затка карата 87 җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланган.

- Гражданнарның хезмәт хокукларын бозу, җир белән бәйле шикаять хатлары, алимент түләмәү буенча мөрәҗәгатьләр дә шактый керде. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгына, юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы хатлар да аз түгел, - ди район прокуроры.

Әйе, халык прокуратура хезмәткәрләренә үзен борчыгын сораулар белән мөрәҗәгать итә. Чөнки биредә кеше хокукларын яклау - игътибар үзәгендәге төп мәсьәлә.

Район прокуроры Данис Әхмәтҗанов кул астында бүген биш кеше эшли. Алар - прокурор урынбасары Рамил Мөхсинов, прокурор ярдәмчесе Алмаз Мусин, әйдәүче белгеч Гөлназ Биккинина, шофер Рушан Садриев, техник хезмәткәр Чулпан Хәсәншина.

- Прокуратурада очраклы кешеләр эшли алмый. Безнең системада эшләүче һәркем законлылыкны яхшы белүче, гражданнарның хокукларын яклау юнәлешендә зур осталык чарлаган компетентлы һәм тәҗрибәле хезмәткәр дияр идем, - ди Данис Дамирович.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район прокуратурасы хезмәткәрләрен тәбрик итәбез! Тынгысыз һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, киләчәктә дә халык мәнфәгатьләрен яклауда, хокук тәртибен саклауда уяулык күрсәтүләрен телибез!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев