Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген партизаннар һәм яшерен эш алып баручылар көне

Һәр елның 29 июнендә илебездә Партизаннар һәм подпольщиклар көне билгеләнә. Ул - чагыштырмача яшь бәйрәм. Аны тантана итү турындагы Указ Русия Президенты тарафыннан 2009 елның 10 апрелендә кабул ителә. Ә бәйрәм рәсми рәвештә 2010 елдан билгеләнә башлый.

Аны билгеләү датасы итеп 29 июньнең сайлануы да очраклы түгел. 1941 елның нәкъ шушы көнендә СССР Халык Комиссарлары Советы партия һәм совет оешмаларына фашистлар кулына төшкән территорияләрдә партизан отрядлары һәм диверсион төркемнәр хәрәкәтен җәелдерү турында махсус директива кабул итә.

Шул көннән башлап партизаннар хәрәкәте бөтен окку­пацияләнгән территорияләр буенча җәелә, бөек Җиңүгә зур өлеш кертә. Фашист тылындагы 6200 отрядта бер миллионнан артык партизан илбасарларга каршы аяусыз көрәш алып бара. Алар арасында өлкәннәр дә, хатын-кызлар да, яшүсмерләр дә була. Кыскасы, моны тулы хокук белән "халык сугышы" дип атарга мөмкин.

Саннарга тукталып үтик. Партизаннар тарафыннан 600 меңнән артык фашист үтерелә, 50 меңләбе әсирлеккә алына, дошманның 6 мең танк һәм бронемашинасы, 65 мең автомобиле, 1100 самолеты юк ителә. Сугышчан операцияләр барышында 1600 тимер юл күпере җимерелә, 2500 паровоз, 350 мең вагоннан торган 20 меңнән артык эшелон яр астына тәгәрәтелә. Яу батырлыклары өчен 311 меңнән артык партизан һәм подпольщик СССРның орден-медальләре белән бүләкләнә, 248 кеше Советлар Союзы Герое исемен ала. Сидор Ковпак һәм Алексей Федоров кебек командирлар әлеге исемгә ике тапкыр лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев