Мөслим-информ

Бүген Әниләр көненә багышланган концерт узачак

Билгеле булганча, һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район мәдәният йортында бәйрәм тамашасы узачак. Ул бүген, 25 ноябрь көнне оештырыла.

Зур концертта районыбыз үзешчәннәре һәм мәдәният йортының җырчы егет-кызлары чыгыш ясачак. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле. Барлык әниләребезне, әбиләребезне бәйрәмгә көтеп калабыз, дип хәбәр итәләр бәйрәмне оештыручылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: