Мөслим-информ

Музей хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Халыкара музейлар көне 1977 елдан башлап билгеләп үтелә. Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый. Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрнен...

Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Халыкара музейлар көне 1977 елдан башлап билгеләп үтелә. Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый. Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрнен җыеп һәм саклап, музейлар зур фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара. Ел саен бәйрәмнең музей эшчәнлегенә багышланган үз темасы бар. 2015 елда бу көн «Музейлар һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше» дигән тема астында узса, быел ул «Музейлар һәм мәдәни ландшафтлар» дип атала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: