Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мөслимгә республика урманчылары җыелды

Яңа Усы урманчылыгында "Урманнарда яшь үсентеләрне тәрбияләү максатында кисү, делянкалар бүлү, җитешкән үсентеләрне кисү, дәүләт урман фондында урман культуралары булдыру, Минзәлә урманчылыгында техник документация алып бару" темасы астында республика семинары үтте.

Катнашучыларны урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров сәламләде. Кунаклар иң элек урманчылыкның административ бинасын, 1,9 гектар җир биләүче питомнигын карадылар. Питомникта башкарылган эшләр белән урманчылык урманчысы Ринат Гыймранов таныштырды. Аннан соң урманчылар Яңа Усы һәм Мөслим урманчылыкларына керүче участокларда булдылар.

Семинарның пленар утырышы Иске Вәрәш авылы мәдәният йортында үтте. Муниципаль район башлыгы Рамиль Муллин яшелләндерү, төзекләндерү эшләре белән таныштырды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренең һәм Яшел Үзән, Норлат урман хуҗалыгы җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан семинарда катнашучылар өчен Мөслим буйлап экскурсия оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев