Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә районның имам-мөхтәсибен сайлау җыелышы булды

Моңа кадәр районның имам-мөхтәсиб вазыйфасын зур җаваплылык белән башкарган Расыйх хәзрәт Каюмов шәхси үтенече буенча бу вазыйфадан азат ителде.

Аның эшендә Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте рәисенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, республиканың көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, район башлыгы Рамил Муллин, район җитәкчелеге, авыл имамнары катнашты.

Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Моңа кадәр районның имам-мөхтәсиб вазыйфасын зур җаваплылык белән башкарган Расыйх хәзрәт Каюмов шәхси үтенече буенча бу вазыйфадан азат ителде. Бер үк вакытта районның Аксакаллар шурасын җитәкләгән, Элемтә мәчетендә имам-хатыйб та булып эшләгән Расыйх хәзрәт турында мөфтият вәкиле җылы фикерләр җиткерде.

– Расыйх хәзрәт, тәҗрибәле дин әһеле буларак, күркәм хезмәт куйды. Мөфтият белән тыгыз элемтә урнаштырды, тырышлыгы, активлыгы белән аерылып торды. Ул мөфтиятнең мактаулы дәрәҗәле мөхтәсибләре арасында кала, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Расыйх хәзрәт Каюмов күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерү, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек” медале белән һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Районның имам-мөхтәсиб вазыйфасына Татарстан Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме нигезендә ачык тавыш бирү юлы белән Илгиз хәзрәт Сөнгәтуллин сайланды. Ул Алабуга шәһәрендә туып-үскән, Әлмәт шәһәре мәдрәсәсендә, Казанда Россия Ислам университетында белем алган. Бүгенге көндә Болгар ислам академисенең 3нче курсында укый. Яр Чаллыдагы “Ихлас” мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын башкарган.

Район башлыгы Рамил Муллин яңа сайланган имам-мөхтәсибкә җирлегебездә дини вазгыятьне туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә хакимият органнары һәм мәхәллә имамнары белән бергәләшеп эшләвен теләде.

Әлфинур Ногманова.

Айрат Фазылов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X