Бүген Мөслимдә 8 пар никахларын рәсмиләштерә
Яңа гаилә төзергә җыенучы яшьләребез, хәзер төрле саннарга һәм истәлекле даталарга аерым игътибар бирә. Бүген дә, ягъни 2017 елның 7 июлендә, ягъни 07.07.2017 датасында никахларын рәсми рәвештә теркәүче парлар күп икән.
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген Мөслим районы ЗАГС бүлегендә 8 пар үзләренең никахларын рәсмиләштерә. Бу беренче яртыеллыкта, никахларын рәсми рәвештә теркәү буенча узучы тантаналарның рекордлы саны, ди бүлек хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев