Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллинның туган көне

Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин 10 майда туган көнен билгеләп үтә. Хөрмәтле Рамил Хәмзович! Соңгы елларда Мөслим матур үзгәрешләр кичерә, төзекләнә, үсешкә йөз тота. Җирлегебезне төзекләндерү, республикада таныту юнәлешендәге кыю фикерләрегезне тормышка ашыруда дәрт-дәрман, рух ныклыгы һәм сәламәтлек юлдаш булсын. Якты хыялларыгыз тормышка ашсын, өметләрегез аклансын. Сезне...

Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин 10 майда туган көнен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Рамил Хәмзович! Соңгы елларда Мөслим матур үзгәрешләр кичерә, төзекләнә, үсешкә йөз тота. Җирлегебезне төзекләндерү, республикада таныту юнәлешендәге кыю фикерләрегезне тормышка ашыруда дәрт-дәрман, рух ныклыгы һәм сәламәтлек юлдаш булсын. Якты хыялларыгыз тормышка ашсын, өметләрегез аклансын. Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез.

Безнең белешмә

1974 елның 10 маенда ТАССРның Мөслим районы Мөслим авылында туган. 1998 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт университетында "юрист" белгечлеге ала, 2004 елда Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. Медицина фәннәре кандидаты.

Хезмәт юлы:

1996-1998 елларда Казан шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме станциясендә эшли.

1998-2001 елларда санитар табиб, Мөслим районы дәүләт санэпидкүзәтү үзәгенең коммуналь гигиена буенча баш табибы,

2001-2003 елларда Мөслим районы хакимиятенең сәламәтлек саклау бүлеге начальнигы,

2003-2006 елларда Түбән Кама районы һәм шәһәре дәүләт санэпидкүзәтү үзәгенең баш табибы,

2006-2010 елларда Түбән Кама районы башлыгы урынбасары,

2010-2013 елларда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең муниципаль контроль оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары - административ-техник инспекция идарәсе начальнигы була.

2013 елның сентябреннән Мөслим муниципаль районы башлыгы.

Гаилә хәле - өйләнгән, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев