Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Минтимер Шәймиевка 80 яшь!

20 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев гомер бәйрәмен - 80 яшьлек билгеләп үтә. 1937 елда Актаныш районы Әнәк авылында дөньяга килгән Минтимер Шәймиев, белүебезчә, хезмәт юлын 1959 елда Мөслим районы ремонт-техника станциясендә өлкән инженер буларак башлап...

20 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев гомер бәйрәмен - 80 яшьлек билгеләп үтә. 1937 елда Актаныш районы Әнәк авылында дөньяга килгән Минтимер Шәймиев, белүебезчә, хезмәт юлын 1959 елда Мөслим районы ремонт-техника станциясендә өлкән инженер буларак башлап җибәрә. 1969-1983 елларда - ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры; 1983 елда - ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары; 1983-1985 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре; 1985-1989 елларда - ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе; 1989-1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре. 1990 елда ТАССР Югары Совет рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. 1991 нче елның 12 июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланды һәм 2010 елның мартына кадәр әлеге вазыйфада халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, зур эшләр башкарды. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиевнең тырышлыгына югары бәя бирә. Минтимер Шәймиев - борынгы Болгар каласы белән Зөя утрау-шәһәрен төзекләндерүдә гаять зур көч куйган һәм хәзер дә әлеге хезмәткә бар булган тырышлыгын багышлаучы шәхес. Минтимер Шәрипович турында мөслимлеләр җылы хатирәләр саклый, күңелләрендә аңа карата олы рәхмәт хисләре йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев