Реклама
18 август, җомга көнне районыбызда ике яңа мәчет ачылачак, дип хәбәр иткән идек инде. Бу минутларда Элемтә авылында сафка баскан Аллаһ йортын ачалар. Ә Мөслимдәге Җәмигъ мәчетен 11:00 сәгатьтә тантаналы ачу көтелә.
Хөрмәтле райондашларны, кунакларны, теләге булган һәркемне мәчетләр ачылышына көтеп калабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз