Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген механизатор я шофер һөнәрен үзләштерү отышлы

Май-июнь айлары - чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор. Бердәм дәүләт имтиханнары нинди нәтиҗә күрсәтер? Теләгән уку йортына кереп булырмы? Сайлаган һөнәр буенча эш урыны табылырмы? Күп кенә укучыларны һәм әти-әниләрне шушы сораулар борчый.

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 94 вакантлы урын бар. Район оешма-предприятиеләренә, нигездә, шофер, механизатор кебек эшче һөнәр ияләре кирәк. Апрель ае ахырында узган вакансияләр ярминкәсендә дә гражданнарны күпчелек авыл хуҗалыгы формированиеләре вәкилләре кабул итте.

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәммәтдинов сүзләренчә, үзәктә бүген 101 эшсез исәпләнә. Алар арасында бухгалтер, юрист һәм педагогик белемле кешеләр, югары белемле яшьләр шактый. Әлеге категория гражданнар күп очракта хезмәт стажы булмау сәбәпле, эшкә урнаша алмый.

Эшсезләр санын киметү максаты белән хезмәт һәм мәшгульлек үзәге сорау аеруча зур булган һөнәрләр буенча укулар да оештыра. Күптән түгел генә берничә райондашыбыз тегүчеләр һәм бухгалтер курсларын үтеп кайтты. Вакансияләр ярминкәсенең дә файдасы зур, ди оештыручылар. Эш сорап килүче гражданнар вакантлы урыннары булган барлык оешма вәкилләре белән күзгә-күз очрашып сөйләшә ала.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: соңыннан үкенерлек булмасын өчен, һөнәр сайлаганда әти-әниләрнең, олыларның сүзенә колак салырга кирәк.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X