Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Халыкара Интернет көне билгеләп үтелә

4 апрельдә халыкта билгеләп үтелә торган Интернет көнен католиклар бәйрәме дияргә була. Аны изге Исидор көне уңаеннан бәйрәм итәләр.

Бүген дөньяда Халыкара Интернет көне билгеләп үтелә. Искәртеп узыйк, әлеге истәлекле көн рәсми игълан ителмәгән. Бу хакта Calend.ru Истәлекле көннәр сайты яза.

4 апрельдә халыкта билгеләп үтелә торган Интернет көнен католиклар бәйрәме дияргә була. Аны изге Исидор көне уңаеннан бәйрәм итәләр. Исидорны Интернет киңлекләренең яклаучысы, саклаучысы дип саныйлар. Изге Исидор Севильский диндар кеше булган, әмма ул киңкырлы шәхес һәм фәнни күзаллаулар тарафдары буларак та тарихка кереп калган. Аның шактый хезмәте фәнни төсмердә булган дигән фикер яши. Күп кенә тарихчылар аны заманының иң гыйлемле кешесе дип белдерәләр.

Халыкара Интернет көнен Исидор исеме белән бәйләп аңлату кайдан килеп чыккан соң? Исидор фәнни хезмәтләр язган, дигән идек. Аларның күбесе этимология фәненә кагылышлы булган. Тарихчылар әйтүенчә, алар иң беренче энциклопедик хезмәтләр урынына йөргән һәм, Интернет кебек үк, бик күп мәгълүматны саклаган. Бу - беркатлы чагыштыру булса да, заманында Исидор хезмәтләре бердәнбер мәгълүмат чыганагы булып торган, дип хәбәр итә Calend.ru.

Халыкара Интернет көне - рәсми игълан ителгән бәйрәм түгел. Исегезгә төшерәбез: Россиядә программистлар көнен - елның 256нчы көнендә, ә Интернет көнен 30 сентябрьдә билгеләп үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев