Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасы кулланылышка тапшырылачак

18 август көнне Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районында сафка бастырылган 3 яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Бу көнне Сокуры, Олы Кабан авыллары һәм Лаеш шәһәре халкы яңа бакчалы булды.

Татарстан рекорд куйды

Гомумән алганда, Татарстан төбәкләренең балалар бакчалары, мәктәпләре һәм башка социаль объектлары республика президент программалары кысаларында сафка бастырыла, төзекләндерелә. Татарстанда барлыгы 30 республика президент программасы исәпләнә һәм аларның һәркайсы территорияләр үсешенә юнәлтелгән. Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, бүген аларның барысы да үз эшен дәвам итә. Җиңел булмаган икътисади хәлдәге ил өчен бу уникаль күренеш, дияргә кирәк.

"Агымдагы елда без рекордлы күләмдә - барлыгы 75 яңа балалар бакчасын кулланылышка тапшырдык. 10 000 нән артык сабый өчен урын булдыру күздә тотыла. Республика тарихында моңарчы күзәтелмәгән хәл бу. Иң мөһиме - әлеге объектлар буш тормасын", - диде Рөстәм Миңнеханов Сокуры авылындагы бакчаны ачу тантанасында.

Бакчасы да, мәктәбе дә төзек

Республика президент программаларының берсе нәкъ менә мәгариф учреждениеләренең төзеклеген тәэмин итү һәм белем бирү системасын камилләштерү максатларын берләштерә. "Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау" дип исемләнгән әлеге программа Татарстанда инде 5 ел рәттән эшләп килә. һәр ел саен бу эшкә 2,5 млрд сум күләмендә акча сарыф ителә. Быел исә бу финанс средстволарына урта белем бирү учреждениеләре генә түгел, балалар бакчалары да төзекләндерелде. Ел дәвамында 119 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәптән тыш, 10 балалар бакчасына да ремонт ясалды. 2015 елга билгеләнгән эш күләме инде төгәлләнү стадиясендә. Моннан тыш, республика президент программасы кысаларында быел Татарстанда 13 мәктәп төзелер, дип планлаштырыла.

Мөслим районы мәгариф учреждениләренең эшчәнлеге һәм төзеклегенә килгәндә, 2015-2016 уку елында 39 гомуми белем бирү оешмасы - 9 урта гомуми белем бирү, 10 төп гомуми белем бирү, 19 башлангыч, 1 коррекция мәктәбе балаларга белем һәм тәрбия бирәчәк. Аларның һәркайсы яңа уку елына ныклы әзерлек белән, төзекләнгән хәлдә килде. Бигрәк тә Түбән Табын, Тат. Бүләр, Әмәкәй, Тойгелде урта, Үрәзмәт башлангыч һәм коррекция мәктәпләре укучыларны яңарган хәлдә каршы алачак. Республика президент программасы нигезендә әлеге биналарда 43,8 млн. сумлык ремонт эшләре үткәрелде. Мәктәпләрдә түбә өслеге, тәрәзә-ишекләр алыштырылды, фасад ремонтланды, су-канализация челтәрләре яңартылды. Гомумән алганда, бала сыйфатлы белем тупласын өчен бүген аларда бөтен мөмкинлекләр дә бар.

"Күбәләк" - уникаль бакча

Балалар бакчалары аерым игътибар үзәгендә. Агымдагы ел бигрәк тә күптән көтелгән яңа балалар бакчасы төзелү белән истә калыр. Әлеге бакчаны сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 90 млн сумга якын акча сарыф ителгән. Бүген инде бакча нәниләрне каршы алырга тулаем әзер.

140 урынга исәпләнгән әлеге бакчага "Күбәләк" исеме бирелүе күпләргә билгеле. Исеменә күрә җисеме. Бакчаның эчке һәм тышкы дизайны шушы исемгә туры китереп эшләнгән. Төзүчеләр әйтүенчә, "Күбәләк" райондагы иң уңайлы һәм заманча мәгариф учреждениләренең берсе булачак. Биредә гадәти уен, йокы бүлмәләреннән тыш, махсус ял итү кабинетлары, киң бүлмәгә урнашкан спорт залы, музыка бүлмәсе бар. Техник хезмәткәрләр өчен киенү-чишенү, юыну бүлмәләре махсус җиһазландырылган. Бакчаның ишегалдында да махсус корылмалы спорт мәйданчыклары бар. Гомумән алганда, "Күбәләк" бүгенге көн таләпләренә тулысынча җавап бирә. Бакчага йөриячәк балалар исемлеге дә билгеле. Барлыгы 6 төркемгә бүленгән нәниләрне тәрбияләүдә 30 дан артык белгеч шөгыльләнәчәк.

Сүзне йомгаклап шуны әйтергә кирәк: районда калкып чыккан һәр бина шушында яшәүче кешеләр, бигрәк тә бездән соң киләчәк буын өчен дип эшләнә. Республика күләмендә эшләүче президент программалары да халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту максатын күздә тота бит.

Алеся Латыйпова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X