Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре игълан ителәчәк

(Казан, 11 сентябрь, «Татарн-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасында киофестивальнең быелгы җиңүчеләре игълан ителәчәк.

Тантана М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында үтә.Искәртеп үтәбез, кинофестивальнең төп конкурс программасында кыска метражлы нәфис фильмнар авторлары - татар режиссерларыннан Илшат Рәхимбай һәм Байбулат Батуллин бар. Документаль фильмнар номинациясендә Ренат Вәлиуллинның "Велохаҗ" фильмы көч сынаша. Калган татар фильмнары өчен аерым "Милли конкурс" булдырылган.

Кинофестивальнең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, хөрмәтле кунаклар арасында актерлар Валерий Гаркалин, Кирилл Сафонов, Виктор Мережко, Анна Снаткина, Андрей Соколов бар. Кызыл келәмнән алар үтәчәк. Тантананың кызыл келәм өлеше 17.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев