Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Иван Купала бәйрәме. Тәкыя үрәбез дә, учак өстеннән сикерәбез

Иван Купала - савян календарендәге төп бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм алдыннан су коену гореф-гадәтләре ("Иван Купалага каршы төн") катлаулы йолалардан санала. Аларга шушылар керә: чәчкә һәм үләннәр җыю, тәкыялар үтү, корылмаларны яшеллек белән бизәү, учак ягу, карачкыга ут төртү, учак яки яшеллек бәйләмнәре өстеннән сикереп чыгу, су сибенү, багу, убырлы сагалау...

Иван Купала - савян календарендәге төп бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм алдыннан су коену гореф-гадәтләре ("Иван Купалага каршы төн") катлаулы йолалардан санала. Аларга шушылар керә: чәчкә һәм үләннәр җыю, тәкыялар үтү, корылмаларны яшеллек белән бизәү, учак ягу, карачкыга ут төртү, учак яки яшеллек бәйләмнәре өстеннән сикереп чыгу, су сибенү, багу, убырлы сагалау һәм башкалар. Иван Купала яки Купайла - борынгыдан славян халкында Кояш, җәй һәм печән өлгерү бәйрәме буларак билгеле. Бу көнне кешеләр чәчәк бәйләмнәрен билләренә бәйләгәннәр, башларына үләннәрдән үрелгән тәкыялар кигәннәр. Коры ботакларны бер-берсенә ышкып, катлар "тере ут" чыгарганнар, учак якканнар. Учак уртасына кояш символы - янып торган тәгәрмәч куйганнар. Су коену бәйрәмнәре мәҗүсилек вакытында Кояш алласы хөрмәтенә оештырылган. Заманча бәйрәм итүгә күчкәннән соң Иван купала 7 июль көнне (тәгәлрәк, 7 июльгә каршы төндә) уздырыла башлый. Кайбер Европа илләре Иван яки Изге Иван көнен (Иван Купалага охшаш) элекке стильдә - 20 июньнән 26 июньгә кадәр үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама