Мөслим-информ

Бүген Физкультурачылар көне билгеләп үтелә

Физкультурачы көне совет чорыннан мирас булып калган күпсанлы бәйрәмнәребезнең берсе. Ул 1936 елдан башлап августның һәр икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, кыскасы физик культураны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар аны үз бәйрәмнәре итеп саныйлар . Советлар Союзы чорында бу көнне стадионнарда киң масштаблы тантана-чаралар, массакүләм марафоннар, ярышлар...

Физкультурачы көне совет чорыннан мирас булып калган күпсанлы бәйрәмнәребезнең берсе. Ул 1936 елдан башлап августның һәр икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Спортчылар, тренерлар, физкультура укытучылары, кыскасы физик культураны, спортны, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар аны үз бәйрәмнәре итеп саныйлар . Советлар Союзы чорында бу көнне стадионнарда киң масштаблы тантана-чаралар, массакүләм марафоннар, ярышлар үткәрелә иде. Союзны таркатып, үзгәртеп корулар белән мавыккан арада спорт, физкультура, халык сәламәтлеге турында кайгырту онытылып торды. Бәхеткә каршы, соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше тагын "мода"га керде. Мөслим физкультурачыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: