Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Эмиль Гариповның туган көне

Яраткан хоккеистыбызны ихластан котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

Эмиль Гарипов профессиональ карьерасын 2007 елда Казанның "Ак барс" командасы составында башлый. Аңа кадәр клубның фарм-клубы өчен чыгыш ясый. Киләсе сезонда Эмиль күбрәк Югары лигада Әлмәт "Нефтяниг"ы составында чыгыш ясый. Ул 36 матч үткәрә. 2009/10 сезонда Эмиль Гарипов "Барс" яшьләр хоккей лигасының яңа төзелгән клубына тартыла башлый һәм аның составында 2,57 ышанычлылык коэффициенты белән 31 матч үткәрә. сасезонда Эмиль берничә тапкыр "Ак барс"ның төп составына чакырыла, ләкин КХЛда дебют ясау мөмкинлеге эләкми.

2011/12 сезонын Э.Гарипов янәдән "Нефтяник" һәм "Барс" өчен башлый, 2011 елның октябрендә Станислав Галимов урынына "Ак барс"ка чакырыла. Берничә көннән ул КХЛда Екатеринбургның "Автомобилист"ына каршы уйный. 

Россия җыелмасы составында Эмиль Гарипов 2009 елда юниорларның дөнья чемпионатында катнаша. Анда ул команда белән бергә көмеш медальгә ия була. 2011 елда Эмиль Россиянең яшьләр җыелма командасы составында дөнья чемпионы исеменә лаек була. Эмиль Гарипов 2009 һәм 2011 елларда Россия студентлар җыелмасы составында ике тапкыр Универсиада чемпионы исемен алды.

Э.Гарипов – Россия чемпионы һәм Гагрин кубогы иясе.

 Фотолар "Ак барс" хоккей клубының  рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан ак барс хоккей Эмиль Гарипов любимый хоккеист