Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген дә матур итеп дөнья көтә ул

Бар җиһанга шаулап-гөрләп яз килгәндә Усаклык авылында яшәүче Аксылу һәм Минлегол гаиләсендә өченче угыл дөньяга беренче авазын сала. Аңа Минликәй дип исем кушалар. Ул көннән соң күпме сулар агып, ничә тапкыр язлар килгән.

Балачакны сугыш 
урлады... 

Үтәбаевлар гаиләсе Усаклык авылында матур гына көн күрә. Шулай әкрен генә тормыш көткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Усаклык авылыннан да ир-егетләр берәм-берәм сугышка китә башлый. Алар арсында Минлегол да була. Аксылу апа дүрт бала белән берүзе кала. 
– Ул чорның авырлыгын әйтеп аңлата торган түгел. Әниебез һәм олырак абыйларыбыз басуга эшкә китә. Кияргә кием юк. Ашауны әйтмим дә инде. Алабута, кычыткан, кәлҗемә ашап исән калдык. Кайдан ни тапсак, шуны ашадык, – дип искә ала ул чорны Минликәй ага. 
Минлегол Үтәбаев фронттан яраланып кайта. Әтиләрен исән-сау күрү балалар өчен зур шатлык була. Әмма, нахакка гаепләп, аны сигез елга төрмәгә утырталар. Шулай итеп, әтиле булуына сөенергә дә өлгермәгән балалар тагын сыңар канат кала. 
Көтүчедән сатучыга кадәр... 
1946 елда Минликәй укырга керә. Гел “бишле”гә генә укый ул. 
– Өскә кияргә юньле кием булмагач, абыйлар белән укырга чиратлашып йөри идек. Җиденче класстан соң укудан туктарга туры килде. Һаман да шул кием һәм акча булмау сәбәп инде. Бөгелмәгә укырга китү теләгем дә бар иде. Әмма укыган өчен 150 сум түләргә кирәк иде, аннан да баш тартырга туры килде. Шуннан соң Чапаев исемендәге колхозда эшли башладым, – ди Минликәй ага. 
Башта колхозда төрле эшләрдә йөри егет. Бер үк вакытта күрше Мари Бүләр авылына йөреп, кичке мәктәптә урта белем ала. Колхоз җитәкчелеге, егетнең активлыгын, урта белемле булуын искә алып, авыл клубына мөдир итеп билгели. Соңрак колхозда хуҗалык мөдире, комсомол секретаре булып эшли ул. Колхозларны эреләндерү башлангач, Калинин урманчылыгына эшкә керә. Биредә дә хезмәте яхшы бәяләнеп, җитәкчелекнең хөрмәтен яулый Минликәй Үтәбаев. Ә беркөнне авыл кибете сатучысыз кала. Монда да җитәкчеләр төгәл, гадел һәм ышанычлы булган Минликәйгә туктала. Шулай итеп, Минликәй сатучы булып эшли башлый һәм бу хезмәтен лаеклы ялга чыкканчы – егерме ел дәвамында башкара. 
Гармун мине 
гаиләле итте...
 
Минликәй абый бик оста гармунчы була. Яшь вакытында бер генә “вечер” да ансыз узмый. Шул “вечер”ларның берсендә булачак тормыш иптәше Марияны очрата ул. Тыпырдап биюче, бөтерчек кебек кызга гармунчы егет бер күрүдә гашыйк була. Озак уйлап йөрмәстән, яшьләр гаилә кора. Гаиләдә бер-бер артлы Виктор, Изаил, Сергей, Венера һәм Ландыш дөньяга килә. Мария апа белән Минликәй ага 50 елга якын тату гомер итә. Ни кызганыч, бүген инде Мария апа мәрхүмә. 
– Әтиебезнең безнең арада булуына бик сөенәбез. Ул – үз сүзендә торучы, бик таләпчән кеше. Мәктәптә чакта укуыбыз белән кызыксынып торды. Эштән арып-талып кайтуына карамастан, барыбызның да көндәлекләрен тикшерә, өй эшләребезнең эшләнгән булуын таләп итә иде. Шул ук вакытта йомшак күңелле һәм тырыш булды. Безне дә үзе кебек хезмәт сөяргә, ялкау булмаска өйрәтте. Ул һәрвакыт: “Җирдә эзегез калсын, көн үткәрер өчен генә йөрмәгез”, – дип әйтә иде, – ди кызы Венера. 
Нинди генә авырлыклар күрсә дә, бирешми Минликәй ага. Әле бүген дә матур итеп дөнья көтә ул. Өч улы да Усаклыкта төпләнеп калган, кызлары Мөслимдә яши. 
– Бүгенге тормышымнан бик канәгать. Шөкер, балаларыбыз бик тәртипле, тәрбияле булдылар. Бүген һәрберсе үз тормышы белән яши. Сәламәт булып, үз аягыңда йөргәндә ничек зарланмак кирәк?! Иң мөһиме – илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, – ди Минликәй Үтәбаев. 
Усаклыкта Үтәбаевлар нәселен дәвам итүче уңган-булган ир-егетләрнең гомер итүе авылның киләчәген ышанычлы итә. 

Фәридә Гайнетдинова. 
Фото – Үтәбаевларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев