Мөслим-информ

Укучыларыбыз яза. Бүген дә хәтердә!..

Элек сабантуйлар июньнең 25 ләреннән соң гына була иде. Сабантуйларның ничек күңелле үтүләрен яхшы хәтерлим. Хәзергеләренә һич тә алыштырырлык түгел.

Элек бар кеше дә тигез, байлар-хәерчеләргә бүленмәгән иде. Халык бәйрәмгә чигүле сөлгеләр белән бизәлгән атларда килде. Сабантуй гармун моңы, җырлар белән үрелеп бара иде. Ярышка атлар да кайдан гына килми! Безнең Иске Карамалы авылы сабантуе бер дә Мөслимнекеннән ким үтмәде. Иртәнге тугызларда башланган бәйрәм кичке бишләрдә генә төгәлләнә. Хәзер генә ул бәйрәмне әчтер-поштыр өч сәгать эчендә тәмамлап куялар. Көрәшкә дә кайдан гына кайтмыйлар! Күпләре – чарланган спорт мастерлары! Авыл егетләре шулар белән көрәшсен инде!.. Бу һич тә дөрес түгел, дип саныйм. Көрәшсеннәр, әмма сарыкны үзебезнең җирлектә туып үскән егеткә бирергә кирәк. Шулай дөрес булачак.
1965 елның Сабантуе 26 июньгә билгеләнгән иде. Үч иткәндәй, шушы төнне бик күп итеп кар яуды. Алмагачларның ботаклары сынды, төнге туплаудагы сарык-бәрәннәргә зыян килде. Шушы вакыйгага бәйле, бәйрәмне 2 июльгә күчерделәр. Мөслимдә ул 3 июльдә үтте.
1 июль көнне без – комиссия составындагылар кемгә нинди эш йөкләнүен билгеләдек, уеннар оештыруны бүлештек. Миңа яшьләр арасында көрәш һәм ир-егетләр арасында йөгерү (ул вакытта олысы-кечесе бергә чабалар иде) оештыру йөкләнде. 
Кеше күп, Бакалыдан кадәр килүчеләр булды. Сәгать тугызда балалар көрәше белән башлап җибәрдек бәйрәмне. Яшьләр арасында батырны билгеләгәч, көрәшне өлкәннәргә тапшырырга кирәк. Зурлар көрәшен икенче судья алып бара, эстафетаны мин аңа тапшырырга тиеш. Тастымалны алып, мәйданга чыктым. Бер-ике-өч кешене аттым да, мәйданны тагын берничә әйләндем. Берзаман халык көлә башлады. Шулчак Чиләбедән кунакка кайткан Якут апам чакырып китерде дә: “Фәнис энем, сизмисеңмени? Чалбарыңның арт ягы аерылган”, – ди. Карасам, чыннан да чалбар арттан 30 сантиметр тирәсе аерылган. Ул вакыт нык тар чалбардан йөрү модага кергән иде. Чалбарны бер кул белән тоттым да өйгә кайтып киттем. Ярый әле өй ерак түгел, 200 метрлар гына. “Әни, көрәшкәндә чалбар ярылды, тиз генә тегеп бир әле”, – дим. Минем бит әле йөгерү тә оештырасым бар. Алмаш чалбар да булмаган килеш колхозның комсомол секретаре булып йөргән чак бу!
Ярый, бәйгене башладык. Кайбер балаларның аягында да юк, тик дәрт бар. Халык ярышларда катнашырга атлыгып тора. Мин, колга тотып, йөгерешчеләрне күзәтәм. Колгада – 48 тиенлек француз һәм совет яулыклары! Мәйданга якынлашкан йөгерешчеләрне бүләкли барам. Яшьләр килеп бетте. Горизонтта 55 – 65 яшьләр тирәсендәге ир-егетләр күренә. Мәйданга җитәргә 20 метрлап калгач, берсенең чалбары төшеп китте. Халык көлә, мәхшәр, кайсы кул чаба. Югалып калмадым, соңгы француз яулыгын авыр хәлдә калган авылдашымның кулына тоттырдым. Ул яулыкны өскә болгый. Ә чалбар һаман күтәрелмәгән. Әлеге вакыйга очраклы булган дисәм, “Чалбарны үзем төшердем. Сабан туеннан халык моңаеп кайтып китмәсен дип юри эшләдем”, – ди авылдашым. Күпме яшәп, моннан да күңелле Сабантуе бәйрәмен күргәнем булмады. 
...Әлеге сабан туенда мин Яңа Карамалы кызы Зәнфирә белән таныштым һәм без, озакка сузмыйча, гаилә дә кордык. Туй ясап тору юк. Туганнарны җыеп аш үткәрдек, никах укыттык. Кеше арасында начар яшәмәдек. Дөньясын да көттек, авылда беренче булып, машинасын да алдык. Бер ул белән бер кыз үстердек. Зәнфирәм янәшәдә булмаса да, 1965 нче елның 2 июлен һич тә онытасым юк!

Фәнис Мәүлиев.
Иске Карамалы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: