Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра

Бүген, 5 июнь көнне, Россия чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханы яза. 2017 елда бу сынау сайлау буенча имтиханнар арасында иң массалысы булачак.

Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, БДИда катнашуга гаризаны 358 мең кеше биргән. Бу быелгы имтиханнарда катнашучыларның яртысыннан артыгы, дип яза Известия. Имтихан Россиянең барлык төбәкләрендә узачак һәм җирле вакыт буенча 10.00дә башланды. Сынауларның үткәрелү тәртибенә иҗтимагый күзәтүчеләр һәм Рособрнадзор хезмәткәрләре күз-колак булачак. Биремнәрне үтәүгә дүрт сәгатьтән артык вакыт бирелә. Шарты "өч"ле алу өчен 42 балл җыярга кирәк. Җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре 22 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев