Бүген буран, томан һәм бозлавык көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген - 5 декабрьдә республика территориясендә яңгыр, юеш кар, ә кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук буран, томан һәм бозлавык хакында кисәтә. Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин. Республикада җилнең тизлеге секундына - 15-20 метр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев