Мөслим-информ

Бүген Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Берләшкән миләтләр оешмасы генераль ассамблеясы тәкъдиме буенча ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

БМО мәгълүматларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - типсә тимер өзәрдәй яшьләр. Агымдагы елның ун аенда республика юлларында 5 меңнән артык фаҗига булган, аларның шактый өлеше исерек шоферлар идарә иткән машиналарга туры килә. Әлеге дата уңаеннан 16 нчы ноябрь көнне Мөслим лицеенда "Кадерләп яшик тормышны" исемле чара узды. Анда Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге һәм районның ДАИ хезмәткәрләре катнашты. Өлкән класслар өчен оештырылган очрашуда чыгышлар тыңланды, киңәшләр әйтелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: