Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген – Бөтендөнья сулагайлар көне

Ата-ананың кайсы да булса берсе сулагай икән, балаларның 17 проценты сулагай булып туа.

Мәктәпкә керер алдыннан гына улымның сулагай икәнен абайладым. Карап-карап торам да күп эшне сул кулы белән башкара бит. Әзрәк язу-сызу белән утырмакчы булабыз да, ручка-каләм дигәнен уң кулына тоттырам – язуының “ата-анасы” юк, туры сызык дигәне дә кәкре-бөкре килеп чыга. Ә сул кулны карандашы да, ручкасы да шәп кенә “тыңлый”. Мәктәпкә кергәч тә, ике кулны да эшкә җигеп, байтак азапланды. Ахырда укытучысы “Уң кулы белән дә яза ала бит ул, эшләсен уң белән генә” дигәч, басымны шул кулга бирә башладык. Язуын “дөресләсә дә”, 30 яшен тутырып киткән улыбыз барыбер сулагай булды. Хәзер генә аңладым: гел дә интектерәсе калмаган икән. Ни хәл итәсең, совет чорында сулагайлыкка гайре табигый хәл дип карыйлар иде шул. 1992нче елда гына сулагайларга халыкара дәрәҗәдә игътибар юнәлтелә башлады. Һәм сел саен 13 августта Халыкара сулагайлар көне билгеләп үтелә.

* Җир йөзендәге даһиларның 95 %ы сулагай.

* Җир йөзендә яшәүче ир-атларның – 10 %ка якыны, хатын-кызларның 8 %ы сулагай.

* 1980 елданбашлапАКШтабарлыкпрезидентлар да сулагай. Джордж Буш, Рональд Рейган, Билл Клинтон һәм кече Джордж Буш.

Хәзер ата-аналар баланыңсулагайбулуына артык борчылмый кебек. Чөнки алар күп нәрсәдән хәбәрдар. Белгечләр фикеренчә, уң кулга өстенлек бирүченең – сулъяк ярымшары, сулагайларда, киресенчә, уңъяк баш мие зуррак үсеш ала. Сулагайлык кулда гына чагылыш тапмый. Әйтик, йөгергәндә аларның сул аягы беренчел. Мишеньгә төзәгәндә яки фотога төшергәндә сул күзләре кысыла.

Сулагайларның сиземләү сәләте көчле, шул сәбәпле аларарасында иҗади кешеләр күп.Сулагайлар көчле холыклы булу белән дә аерылып тора. Галимнәр баланы көчләп уң кул белән язарга яки эшләргә өйрәтергә ярамый дигән фикердә. Юкса, баланың югары нерв эшчәнлегенең аерым бер өлешен үзгәртү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, диләр.Әйтик, бала йомшак характерлы, ихтыярсыз, инициативасыз булып үсүе,сөйләшкәндә тотлыга башлавы ихтимал. Белгечләр сулагайлар арасында пессимистларның күп булуын ачыклаган. Сулагайларның аллергиядән, иммун системасының какшавыннан интегүләре дә мәгълүм.

Ата-ананың кайсы да булса берсе сулагай икән, балаларның 17 проценты сулагай булып туа. Әтисе белән әнисенең икесе дә сулагай булса, бу сан 46 процентка җитә. Россиядә сулагайлар халыкның 15 процентын тәшкил итә.

Танылган сулагайлар

Альберт Эйнштейн, Александр Македонский, Леонардо да Винчи, Юлий Цезарь, Пабло Пикассо, Наполеон, Марк Твен, Уинстон Черчиль, Жанна д, Арк, Амадей Моцарт, Аристотель, Людвиг Ван Бетховен, Петр I, Чарли Чаплин, Сергей Рахманинов һ.б.

Ә. Галиева.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сулагай Бөтендөнья сулагайлар көне күренекле сулагайлар

Реклама
Реклама
2
X