Мөслим-информ

Бүген бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне

Кулланучылар хокукы - үз эченә хокукның төрле (гражданлык, административ, җинаять) тармакларын эченә алучы, гражданнарның әхлак, матди һәм башка кыйммәтләрен саклау һәм канәгатьләндерү мөнәсәбәтләрен җайга салучы комплекслы тармак. Көнбатыш илләрдә инде узган гасырның утызынчы елларында ук бүгенге кулланучылар җәмгыятьләренең үрнәге булган "сатып алучылар лигасы" оеша башлый. Әлеге оешмаларның элек тә, хәзер...

Кулланучылар хокукы - үз эченә хокукның төрле (гражданлык, административ, җинаять) тармакларын эченә алучы, гражданнарның әхлак, матди һәм башка кыйммәтләрен саклау һәм канәгатьләндерү мөнәсәбәтләрен җайга салучы комплекслы тармак. Көнбатыш илләрдә инде узган гасырның утызынчы елларында ук бүгенге кулланучылар җәмгыятьләренең үрнәге булган "сатып алучылар лигасы" оеша башлый. Әлеге оешмаларның элек тә, хәзер дә төп максаты - җитештерүче һәм товар сатучыларга, хезмәт күрсәтүчеләргә йогынты ясау. Хезмәт күрсәтү һәм ихтыяҗларны канәгатьләндерү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне дәүләт тарафыннан җайга салу мөһимлеге 60 елларда АКШ президенты Дж. Кеннединың Конгресстагы чыгышыннан соң ачыклана. Максаты - кулланучыларны яклау өчен килешү мөнәсәбәтләренә турыдан-туры катнашуны норматив кысаларга кертү. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә дә кулланучыларның хокукларын яклауда мөһим булган дүрт принцип формалаша: 1. Куркынычсызлыкка хокук, тормыш, тирә-юнь куркынычсызлыгы, кулланучының иминлеге, товарны файдалану, саклау, күчерү һәм утильләштерү вакытында кулланучының малына зыян китермәү. 2. Мәгълүматка хокук, ягъни кулланучыга һәрбер сатып алынучы товар турында дөрес мәгълүмат бирү. Ул сайлап алу хокукы белән бәйле, чөнки мәгълүмат - дөрес сайлау критерие. 3. Ишетелү хокукы, ягъни һәрбер кулланучының сүз иреге, ышану иреге һәм үз фикерен курыкмый әйтү хокукы. Әлеге хокук мәгълүматны һәм идеяләрне һәркайсы законлы юллар белән эзләү, табу һәм тарату хокукын үз эченә ала. 4. Сәламәт тирә-юньгә хокук, ягъни һәр кеше чиста әйләнә-тирәлеккә, аның торышы турында дөрес мәгълүматка һәм аннан сәламәтлегенә яки милегенә килгән зыянны каплау хокукына ия. Әлеге принцип шулай ук кайбер халыкара һәм дәүләт норматив-хокукый актларына, мәсәлән, РФ Конституциясе, Кеше хокукларының гомум декларациясенә төп нигез булып тора. 70 нче елларда Европа берләшмәләре Комиссиясе кысаларында барлыкка килгән "Кулланучылар хокукларын яклау буенча консультатив комитет", аннан соң ун еллап узгач, 80 нче елларда Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан хупланган кулланучылар хокукларын яклауның төп принциплары күп кенә илләрнең кулланучылар хокуклары өчен нигез булып торалар. Биредә түбәндәге принциплар эшли: • сайлауга хокук; • куркынычсызлыкка хокук; • ишетелүгә хокук; • мәгълүматка хокук; • кулланучы белеменә хокук; • төп ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә хокук; • сыйфатка хокук; • зыянны каплауга хокук. Россиядә ул вакытта кулланучылар хокукларын яклау җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган була әле. 1964 елда кабул ителгән РСФСР Гражданлык кодексындагы 246 маддә - "Сыйфатсыз товар сатып алганда сатып алучының хокуклары" н, 364 маддә "Подрядчы килешүне бозу очрагында заказчы хокуклары" н җайга сала. Бары 1992 елда гына "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" гы закон БМО ның Генераль Ассамблеясе резолюциясендә теркәлгән хокукларны тулысынча якларга мөмкинлек бирә. РФ Югары Советы кабул иткән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" гы закон - гражданнарның куркынычсыз һәм сыйфатлы продукциягә ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән беренче норматив актларның берсе. Бу законда шулай ук продукциянең сыйфаты, аның турында мәгълүмат бирү, гарантия һәм башка срокларны нормалаштыру принциплары һәм кулланучыларның хокукларын бозган очракта җаваплылык хакында да мәгълүмат бар. Р. Салихова, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш районындагы территориаль бүлеге начальнигы урынбасар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: