Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Бөтендөнья автомобильсез көн акциясе үтә

1998 елдан башлап, 22 сентябрьдә ел саен дөньның күп кенә илләрендә "Автомобильсез көн" акциясе үткәрелә. Аның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын тирә-юньгә автомобильнең тискәре тәэсиренә юнәлтү, азмы-күпме чыгымнарны киметү. Җирлегебездә гомер итүчеләр әлеге чарага карата нинди фикердә? Эльмира Гәрәева, Мөслим: - Машинасыз йөрүне күз алдына да китерә алмыйм. Әйе, аңлыйм, һәр...

1998 елдан башлап, 22 сентябрьдә ел саен дөньның күп кенә илләрендә "Автомобильсез көн" акциясе үткәрелә. Аның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын тирә-юньгә автомобильнең тискәре тәэсиренә юнәлтү, азмы-күпме чыгымнарны киметү. Җирлегебездә гомер итүчеләр әлеге чарага карата нинди фикердә?

Эльмира Гәрәева, Мөслим:

- Машинасыз йөрүне күз алдына да китерә алмыйм. Әйе, аңлыйм, һәр төр транспорт җирнең биосферасына да, кешенең үзенә дә зур зыян сала. Ләкин эшкә йөрү, кирәкле җиргә вакытында барып җитү өчен әлеге дә баягы машина кирәк шул!

Газинур Закиров, Мөслим:

- Эшем кешеләрне йөртү белән бәйле. Тимер атта гаиләне туендырырлык акча эшлим дисәм дә, ялгышмам. Бер генә көн эшкә чыкмый кара, шул ук көнне "хезмәт хакың" киселгән кебек була. Таксистлар өчен машина - икмәк ул!

Нурия Шакирова:

- Әле шушы акция узачагы турында бер көнне генә телевизордан сөйләделәр. Автомобиль белән бәйле юл һәлакәтләрендә генә дә җир шарында көн саен 3 меңнән артык кешене үлә икән. Аның файдасы да, зыяны да күп инде. Авыл җирендә яшәсәк тә, йорт саен икешәр-өчәр машина бит хәзер, шаккатмалы! Йөри белгәне дә, белмәгәне дә утыра. Шунысына аптырыйм: үзем 80 яшьтә, кибеткә җәяү барам. Ә яшьләр 100 метр араны да җәяү үтәм дими. Бәдрәфкә дә машина белән барырлар иде, билләһи!

Марсель Нәгыймов:

- Гомергә машинага утырырга курыктым. Кечкенә чакта юл һәлакәтенә очрау курку хисе барлыкка китерде. Миңа бүген - 31 яшь. Күп кенә яшьтәшләремнән яшьрәк тә күренәм әле. Җәяү йөрү кеше сәламәтлеге өчен файдалы гына бит ул!

Ренат Хисамов:

- Мондый акцияләрне елына берничә мәртәбә уздырсаң да, зыянлы булмас. Кушылалар аңа! Әнә бит, электрсыз бер көн дигәнен үткәргәндә дә, утларны бик иртә сүндереп йокларга яттык. Машиналар экологиягә шактый зыян сала. Ул зыян өчен түләнгән салымнар гына сәламәтлекне кайтара алмый. Шулай булгач, дөнья күләмендә үткәрелүче акциягә кушылыйк, бер генә көн булса да эшкә җәяү килик әле, дуслар!

Бу көнне шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе җәмәгать транспортыннан файдаланса, мөслимлеләр машиналарын велосипедка алыштырып торырлар, дип өметләнәбез. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы акциягә барыбыз да бердәм кушылыйк!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев