Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген баргыгы 300гә якын укучы 1 сыйныфка керде

1 сентябрь - Белем көне. Шул уңайдан бүген район мәктәпләрендә тантаналы чаралар оештырылды. Район үзәгендәге мәктәпләрдә үткән Белем бәйрәмнәрендә район җитәкчелеге катнашты.

Мөслим лицеенда быел 403 укучы белем алачак. Шулардан 35е 1 сыйныфка килде. Нәниләрне, һәръелдагыча, 11 сыйныфлар җитәкләп алып керде. Укучыларны иң элек Мөслим лицее директоры Илзир Мадъяров тәбрикләде һәм республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларга бүләкләр дә тапшырды. Әйтергә кирәк, лицейлылар сынатмый. Узган уку елында гына да алар район, республика күләмендә узган төрле фән бәйгеләрендә 54 призлы урын алган. Кунаклар егет-кызларның киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләде.

Балаларны яңа уку елы белән котларга Кәҗә белән Сарык, Шүрәле дә килгән иде. Укырга теләмәүче "Нехочуха"ны да 1 сыйныфлар мәктәпкә барырга күндерде. Шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, осталыкларын күрсәткән нәниләрне апа-абыйлары бүләкләргә дә онытмады.

Мәктәп чорында бүләкләр әле күп булачак. Тик бүләк алу, уңышка ирешү өчен тырышырга - укырга, укырга һәм укырга кирәк!

Римма Афзалова.

Тантаналы линейкалардан тулы фоторепортаж https://vk.com/club78072920 төркемендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев