Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген авыр хәлдә калган 55 мең гаилә өчен азык-төлек җыелмалары китерелә

Республика халкына ярдәм итү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде.

Проектка финанс ярдәмен Ак Барс банк башкара. Ярдәм "Ярдәм янәшәдә" республика хәрәкәте кысаларында күрсәтелә. Бу хәрәкәт республика халкына һәрьяклап ярдәм итү өчен эре предприятие җитәкчеләрен, бизнес хуҗаларын, җәмәгатьчеләрне, волонтерларны, хәйриячеләрне һәм битараф булмаган барлык гражданнарны берләштерә. Халыкка азык – төлек белән ярдәм итү-татарстанлыларга ярдәмнең бер төре генә.

Татарстанның барлык районнарыннан 55 мең гаилә ярдәм алачак. Алдагы ике ай дәвамында һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы 4 тапкыр китереләчәк. Шулай итеп, татарстанлыларга билгеләнгән җыелмаларның гомуми саны 220 мең данә тәшкил итә-бу азык-төлек белән 200 йөк КамАЗы яки 50 вагон. Җыелмага ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар керә.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Янәшәдә ярдәм!”хәрәкәт эшчәнлеге белән танышты һәм аңа югары бәя бирде

Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.

55 мең кешенең 15 меңе – Казанда, 6,1 меңе – Яр Чаллыда, 3,2 меңе – Түбән Кама районында, 2,2 меңе-Әлмәт районында яши.

4 азык-төлек җыелмасының беренчесен барлык адресатлар да 5 майга кадәр алачаклар. Бүгенге көндә ярдәм Татарстанның Тукай, Минзәлә, Актаныш районнарында, шулай ук Казанның Киров, Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында 6,5 меңгә якын кешегә биреләчәк. Азык-төлек җыелмаларын үз вакытында китерү өчен җаваплы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән муниципалитетларның хакимияте билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев