Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөгелмә районында көтүчене үгезләр сөзеп үтергән

Татарстан Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Бөгелмә районы.Иске Сумароково авылында үгезләр көтүчене сөзеп үтергән. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".

57 яшьлек көтүченең үле гәүдәсе кичә кич табылган. Ир-атның тәнендә мөгез һәм тояк яралары була.

Ир-ат күптән түгел генә фермер хуҗалыгына көтүче булып эшкә урнашкан була. Фаҗига булган көнне иртәнге 6 да ул сыер көтүе көтәргә чыга. Көтүдә өч үгез дә була. Көтүче билгеләнгән вакытка фермага кайтмый. Хуҗа кеше аны эзләргә чыгып китә. Вафат булган ир-атның мәете болын уртасында табыла. Көтүченең гәүдәсе янында ертылып беткән куртка табыла, ә аның гәүдәсе янында тояк эзләре була.

Тикшерү комитеты хезмәткәрләре фаҗигале хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев