Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр – Европа чемпионнары!

15 майдан 20 майга кадәр Грециянең Лутраки шәһәрендә армрестлинг буенча Европа беренчелеге узды. Ярышларда 30 илдән бер меңнән артык спортчы катнашты. Алар арасында Мөслим гимназиясенең 8б сыйныфы укучылары Илһам Бариев белән Ислам Гайнуллин да бар.

Районның спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләребез Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады. Биш көн дәвамында барган киеренке ярышларда Ислам Гайнуллин сул кул һәм уң кул белән көрәшүдә беренче урыннарга лаек булды һәм ике алтын медаль яулады. Илһам Бариев исә сул кул белән көрәшүдә – бронза, уң кул белән көрәшүдә көмеш медальгә лаек булды. 
– Ислам да, Илһам да әлеге спорт төре белән ике ел шөгыльләнә. Бик өметле спортчылар, дияр идем. Бу җиңү – даими күнегүләр, ялсыз һәм каникулларсыз шөгыльләнүләр нәтиҗәсе. Спортчыларыбызның Европа дәрәҗәсендә җиңү яулавы – Мөслим тарихында беренче тапкыр. Барыбыз да чиксез горурлык хисләре кичерәбез. Европа беренчелегенә илткән юл бик җиңел булмады. Егетләр үзләрен бик күп ярышларда сынадылар. Татарстан беренчелегенә – Түбән Кама шәһәрендә узган бәйгедә, Идел буе федераль округы беренчелегенә – Пермьдә, Россия беренчелегенә Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә үткән ярышларда Илһам белән Ислам беренче урыннарны алдылар. Грециядә үткәрелгән бәйгеләргә барып кайтуны оештырган район хакимиятенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – ди тренерлары Ларис Бариев. 
Бүгенге көндә егетләр октябрь аенда Румыниядә узачак дөнья беренчелегенә әзерлекне башлап җибәргән. Бу бәйге аеруча зур масштабларда узачак. Америка, Азия һәм башка зур илләрнең иң көчле спортчылары белән кул алышырга туры киләчәк егетләребезгә. Ике меңнән артык спортчы көч сынашачак бу ярышларда да Илһам белән Исламга уңыш елмаер, дип өметләнәбез. 
– Спорт белән кечкенәдән шөгыльләнә башладым. Дүрт яшьтә инде мин шахмат буенча өлкәннәр белән ярыша идем. Соңрак футбол уйный башладым. Бу өлкәдә дә шактый уңышларга ирештем – Мактау грамоталары, медальләр алдым. Спорт белән шөгыльләнү укуга зыян китерми. Вакытны дөрес бүлә белсәң, барысына да җитешергә була. Иң мөһиме – ялкауланмаска, тырышырга кирәк, – ди Илһам Бариев. 
– Физик яктан гына түгел, рухи яктан көчле булыр өчен дә спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ярышта көндәшең белән бергә-бер чыгасың бит! Монда берничек тә икең дә җиңә алмыйсың! Җиңүгә омтылыш һәрнәрсәдән өстенрәк. Тренерыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Ул безгә һәрвакыт терәк һәм җиңүләребездә аның өлеше зур, – ди Ислам Гайнуллин. 
Ислам белән Илһам, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укулары өстенә, оста биючеләр дә әле! Озак еллар район сәнгать мәктәбенең “Асса” бию төркемендә шөгыльләнгән алар. 
Әлеге спорт төре Олимпия уеннарына кертелмәсә дә, дөнья күләмендә танылу алган армрестлинг белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара. Мөслимләрнең әлеге спортта үз урыннары, үз өлешләре булуы – безнең өчен зур мәртәбә! 

Армрестлинг спорты белән шөгыльләнүче өметле егет-кызларыбыз Алия Минкина, Айдар Корбыев, Данияр Хәбибуллин, Алмаз Ситдыйков, Закир һәм Илнур Кәримовлар да район данын яклауда үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X