Безнекеләр беренчелекне бирми
Районның бадминтончылар командасы Әлмәт шәһәрендә узган “Татарстанның бадминтон өметләре” 4 этабының Көньяк-Көнчыгыш лигасында катнашты.
Районның бадминтончылар командасы Әлмәт шәһәрендә узган “Татарстанның бадминтон өметләре” 4 этабының Көньяк-Көнчыгыш лигасында катнашты. Үз яшь төркемнәрендә ялгыз разрядта Марсель Нәфыйков, Раиф Вәлиев, Ислам Фәрхетдинов, Булат Шәрәфетдинов беренче урынны яулады. Кызлар арасында Инзилә Әхәтова – икенче, Алия Шәйхуллина өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләр ТР бадминтон федерациясе дипломнары һәм медальләре белән бүләкләнде. Тренер-укытучылары – Инсаф Ханов, Гөлназ Гыйздуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев