Мөслим-информ

БЕЗНЕҢ НУРИЯ

“Малакаем, ничек хәлләр?” – дип, эшкә елмаеп килеп кергән Нурия апаны күрү белән үзеннән-үзе елмаясың, кәефләрең күтәрелеп китә. Һәрвакыт позитив, бетмәс энергия бөркелеп торган коллегабыз – Мәлләтамак авылы кызы. 1981 елда урта мәктәп тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология бүлегенә читтән торып укырга керә Нурия. 

– Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәненнән гел “5”ле билгеләренә генә укыган кызыбызның хыялы укытучы булу иде. Шуңа Алабугага юл тоткач, бик сөенгән идек. Институтта ике ел укыгач, әнисе бик каты чирләп китте дә, Нурия укуын ташларга мәҗбүр булды, – ди әтисе Роберт абый.Сәнгать дөньясына гашыйк Нурия өздереп җырлый, матур итеп бии дә. Авыл клубындагы чараларны оештыруны юкка гына аңа ышанып тапшырмыйлар шул! Яшь булуына карама-стан, башкаларны күндерү-ризалату, оештыру осталыгы да зур була кызда. Әнисенә терәк булырга кайткан кыз кабат шәһәргә китү турында уйлап та карамый. Ниятли дә, “Авыл утлары” газетасы редакциясенең ишеген шакый. Үзе дә каләм тибрәткән кызны типографиягә хәреф җыючы итеп эшкә алалар. Читтән торып Алабуга культура-агарту училищесының китапханә факультетын да тәмамлый Нурия.– Мин эшкә урнашканда типография директоры Мулланур абый Хәйруллин иде. Рүзинә апа Латыйпова кул астында эш тәҗрибәсе тупладым. Газетаны кулдан җыйгач, бик соңга калына иде. Өстәвенә соңгы минутта гына яңалыклар, үзгәртүләр кертелә иде, – дип искә ала бүген Нурия апа. – Бер еллап вакыт узгач, редакциягә машинистка итеп билгеләделәр. “Листвица” дигән бик җайсыз, каты клавиатуралы машинка бирделәр. Журналистлар һәм хәбәрчеләр язмалары бик күп булыр иде. “Җитешәм-бетерәм” дип баса торгач, бармаклар калмый иде. Язмаларны өлгертер өчен эштән соң да калып басылды. Ике ел чамасы узгач, “Авыл утлары” газетасына корректор итеп куйдылар. Газетадагы хәреф хаталарын төзәтү – уен эш түгел. Бик нык грамоталы булу кирәк. Газетаның дубляж бүлегендә корректор булып эшләүче Светлана апа Хәйбрахманова белән егерме елдан артык бергә эшләдек. Бу һөнәрнең серләренә ул төшендерде дә инде мине. Миннән 10 яшькә өлкәнрәк коллегам белән серләрем уртак булды. Нурия апа Низамованы универсал хезмәткәр дип әйтсәк тә, хата булмас. “Авыл утлары” газетасының корректоры булып эшләгән чорда реклама-белдерүләр дә кабул итте ул, кассир булып та эшләде. Карусызлыгы һәм күндәмлеге “бәласе” – Нурия апа телесюжетлар да әзерләде әле. Үз-үзенә бик тә таләпчән һәм төгәл Нурия апабыз бүген Мөслим радиосында тапшырулар алып бара. Ул әзерләгән әдәби-музыкаль композицияләрне радиотыңлаучыларыбыз көтеп ала. Яшьлек матурлыгын бүген дә югалтмаган, нечкә билле, һәр нәрсәгә өлгер Нурия апа бүген инде оныклар сөя.– Күңеле матур булгач, йөзе дә көләч әниебезнең. Ихлас һәм җор сүзле әбиләре өчен оныклары да өзелеп тора. Берәр нинди ярдәм кирәк булса, иң беренче ул йөгереп килә. Ашыгыч ярдәм шикелле ул! Һаман без дип яши, – ди балалары.Нурия апа шушы көннәрдә генә юбилеен билгеләп үтте. Ике бишлелек гомер юлына хезмәттәшебез ныклы адымнар белән баса. Гомер иткән тормыш иптәше, кадерле балалары, сөеп туймас оныклары, яраткан эше, тугызынчы дистәне ваклаган әтисе, якыннары-туганнары бар! Шушы бәхет түгелмени?! Түгәрәк бәхетеңә күзләр тимәсен, Нурия апа! Тигез гаилә тормышы, тән сихәтлеге, балалар-оныклар куанычы телибез сиңа! Сөеп-сөелеп, һәр көннең кадерен белеп яшә!

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: