Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең максат – балалар өчен гаилә табу

Районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Смир­нова белән әңгәмәбез – тәрбиячесен югалткан балаларны гаиләләргә ур­наштыру, аларның хоку­кларын яклау юнәлешендә башкарылган эшләр турын­да.

– Рәмилә Мазһаровна, гаиләләргә тәрбиягә бирелгән балаларның контингенты белән таныштырсагыз иде.

– Бүген районда тәрбиягә бала алган 58 гаиләдә 108 бала исәпләнә. Моннан тыш 23 бала әби-бабаларына, якын туганна­рына – опекага, 20се уллыкка кызлыкка бирелгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 7, гомуми бе­лем бирүче уку йортларын­да 124 бала белем ала. Шул исәптән 15 бала – Мөслим по­литехника техникумында, 20се чит шәһәрләрдә урнашкан уку йортларында белем ала.

Тәрбиягә бирелгән балаларның 22сенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән. Шуның 21е – акыл зәгыйфьлеге белән. Гадәттә бу авыру ба­лалар мәктәптә укый башла­гач ачыклана. Инвалид ба­лалар елга ике тапкыр пси­хологик тернәкләндерү үзәгендә дәвалана. Барлык ба­лаларга да ел саен диспан­серлаштыру үткәрелә. Зәй шәһәреннән килгән табиблар үз юнәлешләре буенча балаларны кабат тикшерәләр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның күпчелеге, ягъни 9 класска кадәргеләре – Түбән Табын интернат-мәктәбендә, ә дүртесе Бакалы, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай шәһәрләрендә үз юнәлешләре буенча белем һәм тәрбия ала.

– Рәмилә Мазһаровна, тәрбиягә бала алырга теләк белдерүчеләр нинди проце­дуралар уза?

– Узган ел 4 гаиләгә барлы­гы җиде бала тәрбиягә бирелгән иде. Быел 3 гаилә тәрбиягә, ул­лыкка һәм кызлыкка бала алу өчен кандидат буларак теркәлде һәм АИСТ базасына кертелде. Безнең максат – гаиләгә бала түгел, ә балалар өчен гаилә табу. Шуңа күрә балаларны их­лас яратучы, аңа тиешле белем һәм тәрбия бирердәй гаиләләргә өстенлек бирәбез. Тәрбиягә бала алырга теләгән һәркем кандидат итеп теркәлә дигән сүз түгел. Арада: “Мин моңа әзер түгел икән, ныклап уйлыйм әле”, – дип китүчеләр дә бар. Эшсез калу сәбәпле генә килүчеләр дә очрый. Андыйлар белән тиеш­ле аңлату эшләре алып барабыз.

Кандидатлар буларак теркәлү өчен опека бүлегенә ти­ешле документлар белән килү кирәк. Гаиләгә характеристи­ка, яшәү шартлары, керемнәре турында белешмә бирү җирлек башлыкларына йөкләнә. Кай­бер җитәкчеләр тарафыннан дөреслеккә туры килмәгән белешмәләр бирү очраклары да күзәтелә. Нәтиҗәдә гаилә ту­рында дөрес мәгълүмат туплан­мый һәм тәрбиягә бала биргән очракта әлеге гаиләләрдә про­блемалар барлыкка килә.

– Тәрбиягә бала алган гаиләләргә нинди түләүләр каралган?

– Балаларны тәрбияләгән өчен хезмәт хакын һәм баш­ка өстәмә түләүләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлы­гы билгели. Түләүләр ел саен индексацияләнә. Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге бер бала­ны тәрбияләүгә – 9357 сум, уку­чы балага – 10790 сум, әти-әнигә хезмәт хакы 3 мең сум күләмендә билгеләнгән. Өч яшькә кадәрге һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләгә 900 сум өстәмә түләнә. Тәрбиягә бала алган гаиләләрдә 9ы – медицина, 25е педагогик белгечлеккә ия булган әти-әниләр, шуңа бәйле рәвештә аларга 6396 сум өстәмә түләү каралган.

Гаиләләр әлеге пособиеләрнең тотылышы бу­енча даими исәп-хисап тоталар. Баланың саклык кенәгәсеннән алынган акчалар максатчан кул­ланыла һәм милек буларак акт төзелеп, описькә кертелә. 18 яшь тулганнан соң, барлык саклык кенәгәләре тупланган акчалары белән баланың үз кулына тап­шырыла.

– Рәмилә Мазһаровна, тәрбияг ә ба ла алг ан гаиләләрдә ата-аналарның үз бурычларын ничек үтәве контрольдә тотыламы?

– Әлбәттә, бу – эшебезнең бер юнәлеше. 2021елда тәрбиягә бирелгән балаларның тормыш- көнкүреш шартларын тикшерү максатында, 118 тапкыр урыннарга чыгып, тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә кай­бер гаиләләргә кисәтү ясалды, әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрелде. Прокурор таләбе һәм суд билгеләмәсе нигезендә 5 гаиләдә тикшерүне чираттан тыш үткәрдек.

Баланың яшәү хокукы беркетелгән яки шәхси милке буларак беркетелгән торагының сакланышын тәэмин итү макса­тында торакларның сакланы­шы турында актлар алабыз. 24 баланың шәхси милке, 64енең милектән куллану мөмкинлеге бар, 101 балага чираттан тыш то­рак белән тәэмин итү карары ка­бул ителгән. Быел 9 баланың до­кументлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырылды, шуларның 3се чиратка куелды. Быел план нигезендә 35 бала то­рак белән тәэмин итү буенча чи­ратта тора.

Безнең бүлектә исәптә то­ручы балаларның 103е али­мент алу хокукына ия бул­са да, аларның 35е генә даими рәвештә алимент ала. Ел саен суд приставларына запрослар җибәрелсә дә, уңай җавап бик сирәк алына.

Гаиләләрне берләштерү, үзара ярдәмләшеп, аралашып яшәргә этәргеч бирү максатын­да төрле чаралар да үткәрәбез. Тәрбиягә алган балаларыбыз уңышлары белән дә сөендереп тора. Алар укуда һәм спортта уңышларга ирешәләр.

Әлфинур Ногманова.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев