Мөслим-информ

“Безнең киләчәк – авылда”

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Агростартап” проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларына грантлар бирә. Грант алу өчен авыл җирендә яшәү яки авылга күчәргә әзер булу, проектны тормышка ашыру өчен грант суммасының кимендә 10 процентын үзеңнән кертү шарт.

Хөкүмәт, авыл хуҗалыгы тармагына йөз белән борылып, үз эшен башлаучыларга саллы гына ярдәм дә күрсәткәч, кече һәм урта эшмәкәрлек үсә башлады. Бу, үз чиратында, бик күпләргә эш урыннары да булдырды. “Агростартап” программасы буенча узган ел республикада 103 кешегә икешәр-дүртәр миллион сум күләмендә акча бирелгән. Алар арасында райондашыбыз – Рус Шуган авылыннан Сергей Басорин да бар. 
– Әлеге проект турында ишеткәч, тиз генә документлар җыя башладык. Авыл хуҗалыгы безнең өчен ят түгел. Эшләп килгән мини-фермабызда 17 баш мөгезле эре терлек бар иде. Эшебезне җәелдерергә уйладык та, тәвәккәлләдек. Өч миллион сум күләмендә грант оттык. Аның ике миллион сумы терлекләр өчен торак сатып алуга тотылды, – ди Сергей. 
Басориннар бүген мөгезле эре терлекләр тотылачак торакны ремонтлау, идән җәю, маллар өчен улаклар ясау белән мәшгуль. Алар авылда элек пилорама урнашкан җир биләмәсен рәсмиләштергәннәр. Биредә бар куәтенә эретеп ябыштыру, буяу-агарту эшләре бара. Төзекләндерү эшләрен кыска вакытта төгәлләп, Сергей сентябрь аенда 24 терлек белән эш башларга уйлый. Малларның тугызы – савым сыеры, унбише тана булачак. Сергей Басоринның эшне башларга һәм алып барырга бөтен кирәкле техникасы да бар. 30 “яшьлек” ЮМЗ тракторы тагын 30 ел хезмәт итәргә охшап тора. Ишегалдында торган пресс-подборщигы, “Нива” комбайны да озак еллар ватылмый эшләр төсле. Алга таба техниканы яңартырга исәбе булуын да әйтте фермер. 
– Мондый зур эшкә курыкмыйча тотынуыбызның сәбәбе – балаларның авылга кайтырга теләк белдерүендә. Улларыбыз Михаил белән Тимур: “Шәһәрдә калмыйбыз, авылга кайтабыз, безнең урын шунда!” дигәч, тормыш иптәшем белән вакыт җитте дип уйладык. Фермер хуҗалыгыбызны булдырырга, тагын да киңәергә, гаиләбез белән бергәләп эшләргә исәбебез. Безнең киләчәк – авылда. Балаларыбызның шәһәргә китмәскә теш-тырнаклары белән каршы торуларына без шат кына. Авыл җирендә бер генә кешенең дә югалганы юк әле. Хөкүмәттән ярдәм көтеп диванда кырын ятсаң, булмый инде. Эш башларга һәм дәвам итәргә, авырлыклар алдында куркып калмаска кирәк. Бәлки, барысы да без уйлаганча килеп тә чыкмас. Ләкин үзеңә эшләү, чиста авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүнең отышлы булуы бәхәссез, – ди Сергей Басорин. 
Фермер әлегә бер кешене эш урыны белән тәэмин иткән. Алга таба тагын бер эш урыны булдырылачак. “Агростартап” проектына кушылучыларга быел хөкүмәт биш миллион сумга кадәр грант бирүне хуплады. Бу акчаларны дәүләткә кире кайтарасы түгел. Бары тик эшлә, терлекләр санын киметмә генә! 
– Шәһәргә ашкынып торган яшьләрне кызганам мин. Кемнәр кочак җәеп көтә инде анда?! Рус халкында “Где родился, там и пригодился” дигән әйтем бар. Туган җирдә олтан булуың чит җирләрдә солтан булудан күпкә яхшырак. Мондый күләмле ярдәмне дәүләтебез терлекчелек тармагын, авыл хуҗалыгын үстерү саклап калу максатында гына түгел, ә яшьләрне авылда калдыруны күздә тотып та бирәдер, – ди фермерның улы Михаил. 
Яшьләрнең авыл җирендә калып, үз эшен булдыруга, кече һәм урта эшмәкәрлекне җәелдерүгә уңай карашта булуы сөендерә. Авыл җирлегеннән яшьләрнең күпләп китүе күзәтелгәндә вәзгыятьнең болай үзгәрүе уңай нәтиҗәләр бирер, шәт. Авылларда тормыш кайнаячак, димәк! 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: