"Чаллы-ТВ" телекомпаниясе оештырган "Безнең җырчы" телевизион проекты төгәлләнде. 9 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында бәйгенең гала-концерты узып, җиңүче исеме билгеле булды.
Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, проектта Мөслимнең танылган үзешчән җырчысы Илфират Зәйниев катнашты. Ә иң мөһиме Илфират "Безнең җырчы" исеменә лаек булды.
Менә нәрсә дип яза аның турында бәйгене оештыручылар:
"МӨСЛИМ ЕГЕТЕ ИЛФИРАТ ЗӘЙНИЕВ ИҢ ЮГАРЫ БАЛЛАР ҖЫЙДЫ.
ҮЗЕНЕҢ МОҢЛЫ ТАВЫШЫ БЕЛӘН ТАМАШАЧЫ МӘХӘББӘТЕН ЯУЛАДЫ.
ЖЮРИ БЕР ТАВЫШТАН, ИЛФИРАТны -- " БЕЗНЕҢ ҖЫРЧЫ "
ДИП ТАНЫДЫ ( 2 турда да 3 турда да ул 60 балл).
ХАЛЫК ИЛФИРАТНЫҢ ЧЫГЫШЫШ АЯГҮРӘ БАСЫП АЛКЫШЛАРГА КҮМДЕ.
ТАТАР ЭСТРАДАСЫ КҮГЕНДӘ - ЯҢА ЙОЛДЫЗ КАБЫНДЫ.
ИЛФИРАТ!!!
БАЛКЫП ЯН! ҖЫРЫҢ ХАЛЫК КҮНЕЛЕНӘ КЕРСЕН !
АЛЛАҺЫ ТАРАФЫННАН БИРЕЛГӘН МОҢ СИНЕҢ ЮЛДАШЫҢ БУЛСЫН!
ТЫЙНАКЛЫГЫН БИЗИ СИНЕ, ТЫЙНАКЛЫГЫН ҮЗЕҢӘ КИЛЕШӘ ))))
БЕЗ СИНЕ БИК ЯРАТТЫК !!!"
Резеда Ганиева 
("ВКонтакте"дан алынды)
Тулырак Мөслим телевидениесенең 10 декабрь чыгарылышында.