Безнең хоккейчылар - җиңүче
Баулы шәһәрендә "Татнефть" кубогына үткәрелүче хоккей ярышларының кышкы сезоны ачылды. Тантанада Мөслим районының "Юность" һәм Бөгелмә районының "Геофизик" командалары очрашты. Нәтиҗәдә, 8:0 исәбе белән Мөслим хоккей командасы җиңү яулады.
Әмир Миңнегалиев - 1, Дмитрий Шәрипов - 3, Раушан Ахунов - 2, Айдар Галимәрданов 2 гол керткән. Командага хоккей җайланмалары алу өчен акчалата сертификат тапшырылган. Киләсе уен "Яшьлек" спорт комплексында уза. Бозда "Яшьлек" командасы белән Карабаш бистәсенең "Девон" командалары очраша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев