Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең атлар – беренче!

Җиде төр номинациядә үткән узышларда Мөслимдәге “Аргамак” ат спорты мәктәбендә тәрбияләнүче 6 ат катнашты. 

Күптән түгел генә Ижау шәһәре ипподромында ат ярышлары узды. Җиде төр номинациядә үткән узышларда Мөслимдәге “Аргамак” ат спорты мәктәбендә тәрбияләнүче 6 ат катнашты. 
“Дерби” призына 4 яшьлек юртаклар арасындагы узышта Меломан беренче урынны яулады (җайдагы – Фазаел Вәлиев). Николай Ишенбаевның Кашемиры өченче килде. 
Зур яшьтәге юртаклар арасында “Элита” призына узган заездда Фазаел Вәлиевнең Гамлеты да финиш сызыгын беренче булып узды. Айдар Зиннуровның Викингы икенче урынны алды. Ике яшьлек юртаклар арасында “Проталинки” призына үткән узышта Мөхәммәт Хәйретдиновның Задающая Ритм кушаматлы биясенә тиңнәр булмады. Өч яшьлек атлар арасында Грозный Ястреб (җайдагы – Илнар Салихов) уңышка иреште.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев