Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Безгә язалар": "Укучыларым - горурлыгым"

Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң, менә 23 ел инде рус теле һәм әдәбияты дәресләреннән балаларга белем бирәм. Эш дәверендә укыту методикасы да үзгәрде, бик күп чишелеш тапмаган мәсьәләләр дә килеп туды.

Минемчә, мәктәптә укытуны хатасыз язарга өйрәтүгә генә кайтарып калдырмыйча, баланы һәрьяктан белемле шәхес итеп тәрбияләүне алга кую шарт. Балалар белән аралашу - минем өчен илһам чыганагы. Һәр бала үзенчә сәләтле, аны үз вакытында күреп алырга һәм ярдәм итәргә генә кирәк. Ә аның өчен баланы ярату, аңлау шарт. Эшемне мин аралашу, хезмәттәшлек, иҗатташлык нигезендә оештырам. Балаларга белем генә биреп калмыйча, аларның танып-белү сәләтләрен, иҗади уйлау мөмкинлекләрен,осталыкларын арттыру, мөстәкыйль фикерли белүләре өстендә дә эшлим. Шушы максаттан презентацияләр куллану, интернет-дәресләр уздыру зур әһәмияткә ия.

Укучыларымның конференцияләрдә, олимпиадаларда, төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә ирешкән казанышлары турында әйтмичә китү дөрес булмас. Соңгы елларда район турында рус теле һәм әдәбияты олимпиадасыннан призлы урыннар алган Ринат Суфиянов, Наилә Шәймәрданова, Алия Закирова, Йолдыз Җәлилова, Айдар Шамс, Азилә Насретдинова, Илүзә, Морзина, Алия Вәлиева, Алсу Җәлилова, Алисә Бәдретдинова, республика күләмендә җиңү яулаган Азилә Насретдинова, Алсу Җәлилова - минем горурлыгым. Бу уңышларга ирешү минем генә хезмәтем түгел, укучыларымның да тырышлыгы нәтиҗәсе.

Укучыларның үсешенә аларның муниципаль, республикакүләм бәйгеләрдә үзләрен сынап караулары, россиякүләм дистанцион "Талантлар иле" олимпиадасында, "Россия эрудиты", халыкара "Русский медвежонок" бәйгеләрендә катнашуы да ярдәм итә. Шундый әйтем бар: "Кешене шатландыра алганда гына чын шатлык кичереп була". Укытучы өчен балаларның куанычын, алар күзендә янган очкыннарны күрүдән дә зуррак бәхет юктыр ул. Димәк, тырышканың, эшләгәнең бушка китмәгән, димәк, синдә булган белемнәр шәкертләреңдә шытым алган, димәк, киләчәккә өмет бар.

Резеда Фәррахова, Әмәкәй урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев