Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә язалар: "Тәңрем ташламый"

Тат. Шуран авылыннан Хәмдия Минсәидова Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә менә шушындый эчтәлекле хат юллады: "Үз уйларыма бирелеп, Каенсаздан Тат. Шуран авылына таба кайтам. Каршыма "КамАЗ" машинасы очрады. Ул үтеп киткәч, сискәнеп киттем һәм җилкәмдәге бәләкәй сумкам юклыгын абайладым. Ә анда - бөтен документларым. Аллаһыма ялварып, сумкамның табылуын сорадым.

Ул арада каршыма кузовында будкасы булган бер машина килүен күрдем. Туктатып, сумкамның төшеп калуын аңлаттым. Ике ир-егет иде кабинада. Алар янына утырып, кайткан юлыма кире борылып киттем. "КамАЗ"ның туктавын, шоферының юлда яткан минем сумканы алуын күрдек. Куып җитеп, шофердан сумкамны алдым. Миңа ярдәм иткән будкалы машинадагы ир-егетләр я газчылар, я почта хезмәткәрләре булгандыр. Аларга иң матур теләкләремне җиткердем. Юлыма шундый изге күңелле кешеләр җибәргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укып, юлымны дәвам иттем. Шундый игелекле бәндәләр күбрәк булса иде, дигән теләктә калам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев