Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә язалар. Хөрмәт итегез

Мөслимебездә 100дән артык кибет бар. Көн саен арта тора үзләре, һәркем товарын сатарга тели. Рекламаларын подвал, подъезд ишекләренә ябыштырып китәләр. 

Нигә безнең яшәгән җирлегебездәге ишекләрне төрлечә пычратасыз, алыпсатарлар? Колбаса сатса да, рулет сатса да, электротехника сатса да, хәтта коридор стеналарына да ябыштырып китәләр. Юып бетерә торган да түгел. Кырсаң, ишек-стеналарның буявы бетә, ямьсезләнә. Ул почта тартмалары кәгазь белән тула. Идәннәрдә аллы-гөлле реклама кәгазьләре очып йөри. Зинһар өчен, бер генә урынга ябыштырыгыз әле ул рекламаларыгызны яки газета аша җиткерегез мәгълүматыгызны! Кирәк әйберне сатып алучы үзе дә эзләп таба бит ул! 
Аннан соң катлы йортларда яшәүче кайбер “чистоплотныйлар” балкон тәрәзәсеннән идән паласларын кага. Аскы катларда яшәүчеләр белән дә хисаплашсыннар иде әзрәк. Аларның бит форточкалары ачык, тузаннары өйгә керә. Әйдәгез, җәмәгать, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәник әле! Бу җирдә безгә яшисе бит! 
Флүрә Дәүләтшина. 
Мөслим.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X