Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә монда яшисе

Район үзәгендә күпфатирлы 60 йорт, җиде ишегалды исәпләнә. Йортлар алдындагы мәйданчыкларны һәм парковкаларны да санасаң, ишегалларын җыештыручыларга байтак территория туры килгәне аңлашыла. Бүген ишегалларында чисталык тәэмин итүдә 7 җыештыручы эшли.

Мөслимдәге коры сөт заводы тирәсендәге йортлар ишегалдын җыештыручы Фәридә Кашапова хакында күп тапкырлар мактау сүзләре ишетергә туры килде. Аны күреп сөйләшү нияте белән ишегалдына юл тоттык. Без килгәндә әле иртәнге сигез дә тулмаган иде. Фәридә апа ишегалдын җыештыруны инде төгәлләп килә иде. – Минем карамакта 13 күпфатирлы йорт, 27 подъезд һәм һәр йорт ишегалдында диярлек машина кую урыннары һәм йорт алды мәйданчыклары бар. Эшем иртәнге 6да башлана. Җәйге көннәрдә иртәрәк тә керешәм. Иртәнге 8гә барлык участокларны җыештырып чыгам. Кичке 4ләрдә кабат чистартам, көн дәвамында җыелган чүпләрне чүп машинасына тапшырам, – ди Фәридә апа. Кооператив урамындагы 227, 229, 235, 237, 239, 239а йортларында яшәүчеләр бик актив булып чыкты. Фәридә апа белән сөйләшкәнне күреп, алар да безнең янга ашыкты, җыештыручыларына карата мактау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. – Фәридәбез бик чиста һәм хезмәтен яратып башкара. Иртән ишегалдына чыгуга безне чисталык каршы ала. Аның тырышлыгы белән йорт алларыбыз һәрвакыт чиста тора. Рәхмәт аңа, – ди Мирхафизан Исмәгыйлев. – Юлларга, ишек төпләренә кадәр җыештырып куя, территориядә бер тәмәке төпчеге күрмәссең. Газоннарны вакытында чабып тора. Тормыш иптәше Фәнис абый белән улы Айнур да аңа һәрвакыт ярдәм итә. Кышын иртүк бергәләп карны көрәп, юлларны ачып куялар. Ишегалды утларының начар януы гына борчый. Хәзер бит иртә-кичен караңгы. Җыештыручыбызга да, укучы балаларга да җайсыз. Бу хакта берничә тапкыр мөрәҗәгать итсәк тә, нәтиҗәсе генә күренми, – ди Тәслия Шәйхуллина. “Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә” дигән әйтем бар халыкта. Әйе, иртәнге караңгыдан торып йөрмәгән, йөрсә дә хезмәт урыныннан бирелгән машинасына утырып чыгып китүче җаваплы затлар, бәлки, бу ишегалдында лампаларның тиешенчә яктыртмавын күрмидер дә. Мондый шартларда бер Фәридә апа гына түгел, урамнардагы чисталыкны тәэмин итүче тагын ике дистәгә якын җыештыручы армый-талмый, зарланмый хезмәт куя бит. Фәридә апа да зарлана торганнардан түгел. Бик тыйнак та үзе. Фотога төшәр өчен дә аны бик озак үгетләргә туры килде. – Ул кадәр идеаль түгел инде мин. Хезмәтемне яратып башкарам – шул гына. Ике ел ярым элек, лаеклы ялга чыккач, эшли башлаган идем. Кайбер кыенлыклары булса да, биредә яшәүче Лүзия апа, Люба апа һәм Виктор абый, Наил абый һәм Фирая апа, Маша апа, Илгиз кебек ярдәмчеләр булганда, бар кыенлыкны да җиңеп була. Алар белән эшләве бик рәхәт. Кайбер тәртипсез яшьләр генә өйләреннән алып чыккан чүпне я юл уртасына, я өй янына ташлап китәләр. Кайчагында үзләренә үк: “Мин җыештырам да китәм, биредә сезгә яшисе. Чүп-чар тузып ятса, үзегезгә үк күңелсез булачак”, дип тә битәрлим. Аңлап бетермиләр әле. Югыйсә, һәр көнне чүп машинасы килә. Таяк белән йөрүче 90 яшьлек Ильяс абый, Мәрьям апа әнә тырыша-тырыша үзләре ташлый чүпләрен, – ди Фәридә апа. Ни кызганыч, кеше хезмәтен генә түгел, үз-үзен дә хөрмәт итмәүчеләр бар шул әле. Бәлки, ул яшьләргә чүпләрен машинага илтеп ташлау оят эштер. Ләкин бу гамәлләре белән күршеләренең һәм чисталык сагында торучыларның нәфрәтен алуларын онытмасын иде алар. Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X