Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бездән – ике җиңүче

Казанда, халкыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап, “Татарстанның өлкән кешесенең социаль портреты” VII республика конкурсы үтте.

80нән артык эш арасында “Сугыш һәм хезмәт өчен медальләрне бер металлдан коялар” номинациясендә Мөслим лицееның 9б класс укучысы Хәйдәр Шәяхмәтовның әбисе Бәһиҗә Баһауова турындагы язмасы икенче урынны алды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Венера Мирхаҗиянованың сугыш ветераны Мөршидә Шәйхуллинаның тормыш юлын яктырткан эше “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” номинациясендә өченче урынга лаек булды.

Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Рөстәм Шәрипов һәм конкурста актив катнашкан өчен “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Мөслим-информ” филиалы Россия Пенсионерлар Союзы республика бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X