Мөслим-информ

Бездә яңа фотоконкурс: "Тату бердәм сыйныфыбыз"

Матбугат үзәге яңа фотоконкурс игълан итә. Бу юлы сездән мәктәп тормышына кагылышлы фотолар кабул итәбез. Бәйгенең исеме үк әйтеп тора: сездән тату бердәм сыйныфыгыз турында фотолар көтәбез.

Конкурсның шартлары гади: шактый еллар элек мәктәпне тәмамлаган райондашларыбыз да, бүген белем алучы мөслимлеләр дә конкурсант була ала. Астына кыска гына аңлатма бирү дә кабул ителә. Соңыннан без сездән килгән фотоматериалларны сайтыбызга урнаштырып, тавыш бирү игълан итәчәкбез. Әлбәттә, җиңүчеләрне бүләк көтә. Үзегезнең бәйгедә катнашуыгыз турында сыйныфташларыгызга да әйтергә онытмагыз. Башладык!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: